Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның хоккейчы кызлары мамадышларны җиңде

    8 февральдә "Кайбыч" боз мәйданында безнең кызлар Мамадыш шәһәренең "Олимп" командасы хоккейчы кызлары белән уйнады һәм җиңде! Ярыш Татарстан Республикасы беренчелегенә 2001-2003 елгы кызлар командалары арасында узды.

    Көндәшләре капкасына бердәнбер алканы Илсинә Шакирова кертте. Уен безнекеләр файдасына 1:0 исәбе белән төгәлләнде. Кайбыч кызлары 15 февральдә Питрәч районы командасын кабул итәчәк. Спортның хоккей төрен яратучыларны "Кайбыч" боз мәйданына яшь хоккейчыларга көч биреп торырга чакырабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: