Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның ике хуҗалыгы язгы чәчүне төгәлләде

    "Яңа юл" хуҗалыгы һәм "Кайбычагрохимсервис" җәмгыятенең "Олы Колаңгы" ярдәмче хуҗалыгында язгы культуралар чәчүне төгәлләделәр. "Яңа юл"да сабан бодае - 450, арпа - 215, борчак - 70, солы - 30, берьеллык үлән 99 гектар мәйданда чәчелгән. "Олы Колаңгы"да 224 гектарда сабан бодае, 179 гектарда арпа үсәчәк.

    Районыбыз игенче-механизаторлары язгы кыр эшләрен оешкан төстә дәвам итә. 5 майга барлык мәйданнарның 12490 гектарында эш башкарылган. Бу планга карата 42,4 процент тәшкил итә.

    Бөртекле культуралар әлегә 8990 гектарда чәчелгән. Сабан бодае, солы, шикәр чөгендере чәчү бара. Арпа, борчак чәчү соңгы гектарларда алып барыла. Бөртеккә көнбагыш чәчү төгәлләнгән. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә эш темпларын тагын да арттыру зарур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: