Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның социаль йөзе Президент программалары буенча үзгәрә

    Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада республика районнарында урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында вертолеттан кырларны күзәтә. Татарстан - бик күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә алда баручы төбәк. Җирле товар җитештерүчеләр үз продукцияләре белән бөтен республика халкын туендыра ала.

    Кайбыч - саф авыл хуҗалыгы районы, шуңа күрә дә район икътисадында иң өстенлекле юнәлеш - ул авыл хуҗалыгы. Бездә игенчелек белән терлекчелек тармагының бербөтен булуын аңлап эшлиләр һәм уңышларга ирешәләр. Бу тармакта хезмәт куючылар узган ел 1 миллиард 268 миллион сумлык продукция җитештерде. Киләсе елда оешуының 25 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы Кайбыч инде йөзәр еллык тарихы булган районнар белән бер дулкында эшли. Әле алай гына да түгел, авыл хуҗалыгы тармагындагы эш тәҗрибәбез белән танышу өчен башка районнардан да килә башладылар. Бүгенге көндә районыбыз бер сыердан 17,5 килограмм сөт савып, республика буенча яшел исемлектә - беренче унлыкта бара. Урып-җыю эшләре дә оешкан төстә дәвам итә.

    - Бу атнаның җомгасында, ягъни бүген, районга Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Вертолеттан иген басуларын күзәткәннән соң, Колаңгыдагы ашлык кабул итү пункты эшчәнлеге белән танышачак. Монда аны хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермер-эшмәкәрләр каршы ала. Кайбычның социаль йөзе нәкъ менә республикада кабул ителгән Президент программалары буенча үзгәрә, шуңа да очрашу көнне Рөстәм Миңнехановка хезмәт сөючән халкыбыз исеменнән рәхмәтебезне белдерәчәкбез, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Колаңгыда яңа элеватор тулы куәтенә эшли. Гомумән, Татарстан лидеры авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә, авыл халкының тормыш шартларын яхшыртуга җитди әһәмият бирә. Без һәрвакыт аның ярдәмен тоеп эшлибез. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында сыер, кәҗәләр асраучыларга быел да субсиядияләр бирелү - шулай ук зур ярдәм. Былтыр 1309 ярдәмче хуҗалыкка өч миллион сумнан артыграк шундый субсидия бирелгән иде. Узган ел үзмәшгульлек программасын тормышка ашыру өчен республикадан бирелгән 1 миллион 053 мең сум акчага тугыз кеше үз эшен ачты. Татарстанда кабул ителгән «Гаилә фермеры», «Эш башлаучы фермер», «Лизинг-грант» программалары үз эшен ачырга теләгән кайбычлыларга нык ярдәм итә. Былтыр бездән 4 кеше «Лизинг-грант» программасында катнашты һәм җиде миллион 346 мең сум күләмендә субсидия алды. Авыл кешесенә тагын кайда шулай миллионлап акча бирәләр икән!? Быел Олы Кайбычтан Тимур Яруллин һәм Татьяна Батрасова «Эш башлап җибәрүче фермер» программасында катнашып, субсидия алуга иреште. Авыл кешеләрен эшле, ашлы итүгә юнәлдерелгән программалар дәвамлы булсын иде, ә без алга таба да республика Президентының барлык программаларында да катнашачакбыз.

    Дәүләт ярдәме белән үз эшләрен ачып җибәрүчеләр табыннарыбызны баета. Олы Кайбычтан Батрасовлар үстергән кыяр-помидорга ихтыяҗ һәрвакыт зур.

    - Авылдашларыбызны сыйфатлы продукция белән тәэмин итә алуыбызга шатланабыз. Хөкүмәт ярдәмен тоеп эшлибез, - ди Татьяна Батрасова.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров республика Президенты программасы буенча хәзерге вакытта Багайда 100 баш сыерга исәпләнгән ике ферма, Олы Тәрбит, Чүти, Кече Мәмедә фермалар ремонтлануын билгеләп узды.

    - Безгә тиешле эш шартлары тудыручыларга рәхмәт, - ди Хуҗа Хәсән фермасының алдынгы савымчысы Мария Таймасова. - Бер үзем 50 сыер савам, чиләк белән сөт ташыйсы юк, алар махсус сөтүткәргечләрдән килә. Яхшы эшләгән өчен ике тапкыр бушлай юллама бирделәр, шифаханәдә ял итеп кайттым. Әле шатлыгым зур: машина белән сыер саву операторлары арасында Питрәчтә үткәрелгән республика ярышында абсолют чемпион булып кайттым. Сентябрьдә Татарстан данын Түбән Новгород шәһәрендә яклыйм. Ничек тә сынатмыйсы иде, безнең республика бөтен илгә бер бит ул! Алдынгы төбәк!

    Мария сүзләрендә тулы хаклык бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: