Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның яшь бадминтончылары янәдән уңышка иреште

    "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Иделаръягы зонасындагы Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары командалары катнашында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона ярышы үтте. Ярыш шимбә һәм якшәмбе көннәрендә узды.

    Ярыш урыны итеп кабат Кайбычны сайлаулары юкка гына түгел: беренчедән, шәп спорт комплексыбыз бар, икенчедән, яшь бадминтончыларыбыз Татарстан җыелма командасы составында Россия шәһәрләрендә җиңү арты җиңү яулый. Беренче көнне 14 яшькә кадәрге укучылар командалары үзара көч сынашты. Бездән төп уенчылар - Борындыктан Хәзмә Юнысов, Федоровскоедан Юрий Григорьев җитәкчелегендәге бадминтончылар командалары.
    Татарстанның Бадминтон буенча федерациясенең хөкемдарлар коллегиясе рәисе Альфред Шәмгуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров барлык командаларга да уңышлар теләде.
    Һәр командада ике егет, ике кыз чыгыш ясады. Ярышлар берьюлы дүрт мәйданчыкта барды.
    - Бадминтон буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар төрле районнарда уза. Түбән Кама шәһәрендә, Аксубай районында узганында миңа да катнашырга туры килде. Авыл хуҗалыгы районнары арасында ярышларны оештыру, кунакларны каршы алу, алар өчен тиешле шартлар тудыру, спортның бадминтон төренә караш буенча Кайбыч иң югары баскычта дияр идем. Узган елгы зона ярышларын да Кайбыч күтәрде, - диде "Сельский мир" журналының баш редакторы, якташыбыз Иршат Хәмидуллин.
    Әңгәмәгә яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов кушылды:
    - Безнең укучылар бадминтон белән өч ел элек ныклап шөгыльләнә башлады. Шушы кыска гына вакыт эчендә алар үзләрен таныта да башлады! Борындык төп мәктәбеннән Гүзәл Хәйруллина, Адилә Хөснетдинова, Фирүзә Хуҗина, Диана Гобәйдуллина Россия күләмендә үткәрелгән ярышларда медальләр яулап кайтты. Бу безнең өчен зур горурлык.
    Әлеге ярышта да борындыклылар көндәшләренең борынына чиртте. Алмаз Әбләизов, Илназ Хуҗин, Адилә Хөснетдинова, Гүзәл Хәйруллина уйнаган беренче команда - беренче урында! Ә Булат Хуҗин, Ильмир Шәмсетдинов, Фирүзә Хуҗина һәм Гөлшат Вәлиева уйнаган икенче команда - икенчедә! Буа шәһәренең беренче командасы өченче урынга чыкты. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләргә лаек булды.
    1 ноябрьдә Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы районнарының 1999 елгы һәм аннан өлкәнрәк бадминтончылары уйнады. Бу юлы Федоровскоедан Юрий Григорьев җитәкчелегендә уйнаган Полина Григорьева, Валерия Таҗиева, Вадим Моисеев һәм Айрат Миназов командасы җиңде. Борындыктан Хәмзә Юнысов, Инсаф Нигъмәтҗанов, Алисә Вәлиева һәм Диана Гобәйдуллина булган команда икенче урынны яулады. Тәтеш районы командасы өченче урында.
    - Бу ике көндә кайбычлыларның әлеге ярышларга җитди әзерлек белән килүенә инандык. Моның шулай булачагын алдан ук фаразлаган идем инде. Чөнки Россия күләмендә үткән ярышларда медальләр алган спортчыларның начар чыгыш ясамаячагы билгеле. Бу ярышларда призлы урыннарны яулаган командаларны декабрь аенда бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә үтәчәк финал уеннарына көтеп калабыз, - диде Альфред Шәмгуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: