Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта 100 яшьлек әби яши!

    Олы Тәрбит авылында гасыр яшьтәше Александра Волкова яши. Әбине 100 яше белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын һәм үз бүләген - җылы юрган тапшырды.

    Котлаучылар арасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин, гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда анакай Ермолаева һәм башкалар бар иде. Александра Волкова турында "Ватаным Татарстан" газетасында да тирән эчтәлекле язма дөнья күрде. Сезнең игътибарга журналист Рәсимә Муллаянованың мәкаләсен тәкъдим итәбез. Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында яшәүче Александра Волковага 31 декабрь көнне йөз яшь тулды. Сөйләшә алырмы, зиһене бармы икән дип уйлап та куйган идек, гасыр кичкән әби безгә "Пар алма"ны, "Китә казлар, китә казлар Донбаска", дип сузып җырлап җибәргәч, барыбыз да елмаеп куйдык. Хәер, йөзьяшәр әби: "Тагын 110 яшькә кадәр яшим әле, бер җирем дә авыртмый бит. Авырмыйча гына үлеп буламы?" - дип сөйли. Шул ук вакытта, яшь вакытның поезды китеп барды шул, дип тә уфтанып куя. Александра түти заманында күрше Соравылдан килен булып төшә. Алай дип әйтү дә дөрес булмас, чөнки ул чакта Александра инде Казан укытучылар мәктәбен тәмамлап кайтып, Олы Тәрбиттә өч ел балаларга белем биргән була. 1935 елны башта аны Бәрлебашка җибәрәләр, аннан биредә башлангыч классларда укытуын дәвам итә. Сугыш елларында бригадир булып та эшли. Кырыс заманнар була ул. Укытучылар хәтта йортларга кереп, идән- сәке җыештырылганмы, мич агартылганмы, урын-җир җыелганмы дип тә тикшереп йөри. Кыенлыклар күп булгандыр, тик әбекәй шул чактагы кызыклы хәлләрне әле дә онытмый. Александра түти 20 ел укытучылык хезмәтен үти, соңрак, катлаулы операцияләр кичерү сәбәпле, мәктәптән китәргә мәҗбүр була. "Үзе, бер җирем дә авыртмый, ди. Әмма 3-4 еллап күзе күрми, аяклары йөрми инде", - ди аның белән 43 ел бергә торган килене Зоя ханым. "Ашаталар, эчертәләр, мунчага алып баралар, алып кайталар. Йокы килсә, йоклыйм. 10 ел яшисе иде әле. Бик утырып тора алмыйм хәзер, билем авырта", - дип сүзгә кушыла безнең сөйләшүне тыңлап утыручы әбиебез. Балачагын, туганнарын да яхшы хәтерлиәби. "Әти белән әни 63 яшьтә үлде. Әти иртәрәк вафат булды, аннан әни китте. Бишәү идек: абый, апа, өченчесе - мин, дүртен- чегә - малай, бишенчегә - кыз", - дип искә ала Александра түти. Үзе исә Егор дәдә белән ике бала - улы Николай белән кызы Зояны үстерә. Бергә егерме өч ел гына торып кала алар. Авыр сугыш җәрәхәтләре үзенекен итә, 1969 елда бабай вафат була. Егор Волков фронтта батырлыклары өчен I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән була. "Әтине дә укыткан, аннан шуңа кияүгә чыккан", - дип сүзгә кушыла улы Николай. "Ул чакта ликбезда укыту булган. Революциягә кадәр бу авылда хәтта чиркәү каршында ике мәктәп эшләгән", - дип сөйли авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин. "Бүген биредә 29 бала укый, районда иң зур башлангыч мәктәп бу", - ди авылның хәзергесен һәм киләчәген күзаллап, Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов. Мәгърифәтче йөзьяшәр янында балалар, авылның киләчәге турында сөйләшүебез дә юкка түгел. Олы Тәрбиттә күп гаиләдә 3- 5әр бала тәрбияләнә. Волковлар - бүген дә гөрләп яши торган гаиләләрнең берсе. Улы Николай белән килене Зояның, кызы Зоя белән кияве Анатолийның да бишәр баласы бар. Балаларның һәрберсендә диярлек икешәр бала. Әнә шулай әбинең бүген 10 оныгы, 15 оныкчыгы җыела. Барысы да кайтып, килеп йөри. "Иң беренче әби янына керәләр, күчтәнәчләрен төяп алып кайталар, аннан соң гына безнең янга киләләр, шулай өйрәнеп үстеләр", - дип сөйли Зоя ханым. Аның балалары белән таныштырганда һәрберсенә әтисенең исемен кушып әйтүе дә, балаларга үзгә тәрбия бирүен күрсәтеп тора. Бу йортта олыларны да, кечеләрне дә зурлый беләләр. Әнә бит кечкенә кызлары Адриана да бу хикмәтне күреп үсә. Әбисен тәмле ризыклар белән сыйлый, муенына килеп сарыла. Шул мөнәсәбәт әбигә күңеле белән яшь калырга ярдәм итә, күрәсең. Оныгы Сашаның хатыны Аида әбине күтәреп кенә йөртә. "Безнең бер тапкыр да сүзгә килгәнебез булмады, борчый торган әби түгел. Үзен һәрвакыт чиста йөртте", - ди гомер иткән килене Зоя ханым. Элек бит яшьне билгеләү дә үзенчәлекле булган. Без бу хакта да сорамый кала алмадык. "Сөйләве буенча, алмагачлар чәчәк аткан вакытта туган булган ул, димәк, аңа инде күптән йөз яшь тулган. Документлары югалгач, 31 декабрьне яздырдым дип сөйләде", -дип искә төшерде Зоя ханым. Кайбычның йөзьяшәре белән саубуллашабыз. "Район башлыгы - Рәхмәтуллин, авылныкы - мин", - дип озатып калды әби

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: