Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта 65, 60, 55, 50 ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр

    Кайбычта янәдән 65, 60, 55, 50 ел бергә яшәгән парларны бергә җыеп, матур бәйрәм үткәрделәр. Әле бит көне дә нинди диген! Халыкара гаилә көненә туры килде бу җылы очрашу. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның да катнашуы әлеге бәйрәмнең мөһимлек дәрәҗәсен тагын бер баскычка күтәрде.

    Бергә гомер итүнең түгәрәк даталарын билгеләп үтүче 32 пар район үзәгендәге кафега чакырылган иде.
    - Сез, шатлыкта да, тормышның катлаулы мизгелләрендә дә бер-берегезгә терәк парлар - бүген безнең бәйрәмебезнең төп геройлары, - дип кунакларны сәламләде Рафия Гайнуллина. - Ике йөрәкнең яңа көн тууына, кояш чыгуына бербөтен булып шатлануыннан да кадерлерәк мизгел бармы икән ул?! Нинди генә чорлар, үзгәрешләр аша узсак та, гаилә һәм мәхәббәт атамасы беркайчан да үзгәрмәгән, алар мәңгелек көч булып кала бирә!
    Әлеге чараны алып баручы Рафия Гайнуллина белән Светлана Кармаенкова татарча да, русча да бик матур сөйләп, очрашуга килгән 18 пар белән таныштырып чык­тылар. Бу парларның һәммәсе дә тормыш сынаулары аша узып ныгыган, туган җиргә хезмәт итеп яшәгән кешеләр. Туган илгә ул-кызлар үстергәннәр, хәзер онык­лар сөеп яшиләр.
    Зәйнуллиннар гаиләсе Имәнле Бортас авылыннан килгән. Рәхимулла ага яшьлегендә бик максатчан, гайрәтле егет була. Авырлыкларга карамыйча, җиде классны "биш"ле билгеләренә генә тәмамлый, комсомол секретаре булып сайлана, армия­дә хезмәт итә. Комсомол юлламасы буенча Коми республикасына күмер чыгарырга китә. Менә шунда зур бәхетсезлек көтеп торган була да инде аны: Рәхимулла ага эшләгән шахтада шартлау булып, ул ике күзен югалта. Күзләрен саклап калу өчен Мәскәүдә 18 операция ясыйлар аңа. Әмма барыбер бер күзенең генә өлешчә күрү сәләте ачыла. Аның тормыш иптәше Әнисә ханым - Кама Тамагы районында күп балалы гаиләдә үскән тырыш кыз. Рәхимулла абыйга сүз бирелгәч тә, аның хатыны турында шундый җылы итеп, матур сүзләр генә сайлап сөйләвен тыңлау бигрәк күңелле булды.
    - Гаиләдә без әти-әнине хөрмәт итеп, дус-тату яшәдек. Йорт төзүче авылдашларга да булыштык, - дип сөйләде Рәхимулл ага.
    Һәрбер гаилә турында яшьлек фотоларын куеп, презентацияләр ясалган иде. Иске Чәчкаб авылыннан килгән Әлфия һәм Газизулла Хәмидуллиннар 65 ел бергә яшиләр һәм тимер туйларын билгеләп узалар! Ике пар бергә 60 ел яшәп - бриллиант, алты гаилә 55 ел тормыш иткәннән соң - зөбәрҗәт, сигез пар 50 еллык гаилә тәҗрибәсеннән соң - алтын туйларын бәйрәм итәләр. Бу парлар гаилә тормышының серләре белән дә бүлеште. 50 ел бергә яшәгән Зәйнәп апа белән Мостафа Вишняковларның да башкаларга үрнәк булырык тормыш тәҗрибәсе бар.
    - Без 3-4 ай гына хат алыштык, - ди Зәйнәп апа танышу тарихын сөйләгәндә. - Мостафа үзенең абыйсы белән Ростов на Донудан кунакка кайткан иде. Әти-­әниләре 1944 елда Кырымнан Үзбәкстанга күчкәч, бик яшьли вафат булалар. Ул чакта ук Мостафа бик кайгыртучан егет булып күренде. Мин аларны шәһәр белән таныштырдым, диңгезне күрсәттем. Бер-беребезне шунда ошатып калдык. 1965 елның июнендә туй ясадык та, Үзбәкстанга яшәргә киттек. Анда безнең ике улыбыз - Ринат һәм Равил туды. Ирем ерак юлга йөрүче шофер иде. Аны өйдә бик сирәк күргән чаклар да булды. Ләкин без дус-тату гомер иттек. Олы улыбыз хәзер Ростовта яши, ә кече улыбыз Равил районда Электр челтәре начальнигы булып эшли. Минемчә, гаилә бәхете - хөрмәттән һәм аңлашып яшәүдән төзелә.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бирегә җыелган хөрмәтле парларны гаилә бәйрәме белән котлады:
    - Сезнең тормыш сугыш елларына, төрле үзгәрешләр чорына туры килгән. Сез ул авырлыкларны бергә узып, нык булып кала алгансыз. Бүген сез уңайлы шартлар тудырылган бәхетле тормышта яшисез. Хезмәтегез, сез үткән тормыш юлы өчен рәхмәтләремне белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтек һәм бергә-бергә озын-озак тормыш юлы узуыгызны телим! - диде ул.

    Альберт Рәхмәтуллин һәр гаиләгә Рәхмәт хаты һәм кадерле бүләк тапшырды. Гаилә бәйрәменә җыелган бәхетле парларны Олы Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәрләре Светлана Зиядиева, Илгиз Насыйров, Алинә Хәйретдинова матур җырларга күмде. Очрашуга килгән һәркем ул көнне бик канәгать һәм шат иде. Киләчәктә дә аларга гел шундый якты, матур хисләр белән генә яшәргә язсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: