Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта «Ана» (Гаилә) капиталы сертификатларын тапшырдылар

    Бу атнаның сишәмбесендә район ЗАГС бүлеге сабыйларның тәмле исе белән тулып, аларның күңелле авазларына күмелде. Биредә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тантаналы рәвештә өч гаиләгә «Ана» (Гаилә) капиталы сертификатлары тапшыр­ды. Кайбычның юбилее алдыннан нарасыйлары дөньяга аваз салган бер гаиләгә балалары туу турында таныклык та бирелде.

    19 апрель - район туган көнендә үткәрелгән әлеге чара Кайбыч оешуның 20 еллыгында дөньяга килгән Олы Кайбычтагы «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче нәниләр чыгышы белән башланып китте. Алга таба ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина Олы Кайбычтан Әлфинур һәм Айдар Баһавиевлар гаиләсендә тәүге сабыйлары Радель тууны тантаналы рәвештә теркәде, яшь әти-әни балалары туу турындагы актлар язуына кул куйганнан соң, улларының рәсми документын - туу турында таныклык тапшырды.
    - Кайбычыбыз, Татарстаныбыз тагын бер бәхетле сабыйга артты. Чын күңелдән котлыйм сезне. Улыгызга күп итеп иптәшләр - энекәш һәм сеңлекәшләр алып кайтыгыз! - диде Рафия ханым.
    Әйе, балалар туу районыбыз киләчәге өчен бик мөһим, чөнки әлегә бездә демографик хәл куанырлык түгел. Бу хакта үз чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да әйтте.
    - Кайбыч тагын да үсәргә, аның дәвамчылары булыр­га тиеш. Бездә һәр бала кадерле, алар күбрәк тусын иде. Бүген монда җыелган сабыйлар киләчәктә бәлки район башлыклары, ил җитәкчеләре булырлар, - диде ул һәм тантанага чакырылган гаиләләргә "Ана" (Гаилә) капиталына сертификат тапшырды.
    Мондый бәхет Олы Кайбычтан Миләүшә һәм Ленар Сәлахетдиновларга, Колаңгы станциясеннән Ландыш һәм Радик Камалетдиновларга, Кече Кайбычтан Лилия һәм Илсур Гарифуллиннарга елмайды. Ленар белән Миләүшә унике яшьлек уллары Ильяс­ка иптәшкә Зилә исемле сеңлекәш алып кайт­кан. Гаилә башлыгы район газ участогында эшли, ә Миләүшә ханым - үзәк китапханә хезмәткәре. Радик белән Ландышның исә кызлары Самирадан соң уллары Раил туган. Радик район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшли, Ландыш - район социаль яклау бүлеге белгече. Ә Кече Кайбычтан Илсур белән Лилия олы уллары Илфирга берьюлы ике энекәш - игезәкләр Әмирхан белән Тимерханны алып кайткан. Әмирхан Гарифуллиннарны капиталлы иткән, ә Тимерхан күп балалы гаилә статусын биргән. Күп балалы гаилә башлыгы - ветеринария берләшмәсендә хезмәт куя. Лилия - район үзәк сырхау­ханәсендә массаж ясаучы.
    - Безнең районда 2007 елдан башлап, 795 гаиләгә "Ана" (Гаилә) капиталына сертификат тапшырылды, шуларның унбише - агымдагы елда. Балалар тагын да күбрәк туып, без аның меңенчесен тапшыруны зарыгып көтәбез. Хәзерге вакытта капитал 453 мең 26 сумны тәшкил итә. Аны сез гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белемен арттыруга, ананың булачак пенсиясен туплау­га тота аласыз. Быел хөкүмәт тарафыннан күрсәтелүче әлеге төр социаль ярдәмнән файдалануда үзгәрешләр көтелә, - диде Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова. - Капитал акчасы сезгә бәхет һәм файда китерсен.
    Яшь әти-әниләрнең шатлыгын уртаклашырга хезмәттәшләре дә килгән иде. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева үзләренең оешмасы турында аеруча зур горурлык хисе белән сөйләде.
    - Хезмәткәрләребез районның демографик күрсәткечләрен яхшыртуга зур өлеш кертә. Быел районда туган беренче сабый Артем Рожков та безнеке, - диде ул. - Сезнең шатлыгыгыз балаларыгызның авырлыгы арткан саен күбәя барсын! Социаль хезмәткәр буларак шуны әйтәсем килә - һәр сабый әнә шундый кадерле, көтеп алынган булсын иде!
    - Минем өчен бүген икеләтә бәйрәм булды. Беренчедән, безне шулай зурлап Кайбычның туган көнендә тәбрикләделәр. Бу бик дулкынландыргыч, район тарихында калучы вакыйга. Моның өчен җитәкчеләребезгә, тантаналы чараны оештыручыларга зур рәхмәт, - диде Ландыш Камалетдинова. - Икенчедән, хезмәттәшләрем белән күрештем. Хәзер гаиләбез зурайды, капитал акчасын торак шартларын яхшыртуга кулланасыбыз килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: