Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта азык-төлек бәяләре прокуратура контролендә

    Хәзер авыл кибетләрендә дә шәһәрнекеннән бер дә ким түгел: җаның теләгән бөтен нәрсә дә бар. Ипи өчен озын-озын чиратлар хасил булган заманнар инде күптән артта калды. Зуррак авылларда кибетләр дә, элеккеге кебек берәр генә түгел, әллә ничәшәр. Монысы яхшы, әмма товар бәяләре генә төрлесендә төрлечә.

    Ел башыннан товарларга бәяләрнең сизелерлек артуын узган ел ахырында килеп туган финанс кризисына бәйлиләр. Былтыр көз базарга баргач, карабодайны складтан шактый кыйммәт бәягә алып кайтулары турында ишеткәч, моңа әллә ни игътибар бирмәгән идем. Ә бәяләр күтәрелүе үзен озак көттермәде. Чыннан да, иң беренче булып карабодай ярмасына бәя артса, аның артыннан башка төр азык-төлекнең бәяләре өскә таба үрмәли башлады. Сатып алучылар моны бик тиз сизеп алды, әлбәттә.

    Азык-төлек кибетенә кергән саен бәяләрнең көн дә диярлек үсүенә инанам. Алма, мандаринны даими сатып алучы буларак, күбрәк гел аларның бәясен карыйм. Мин гел керергә күнеккән кибеттә мандаринның бер килограммын - 140, алманы 90 сумнан саталар. Ә күрше кибеттә шул ук мандаринны 130 сумга да алырга була. Әмма эш кешесенең, кибеттән кибеткә кереп, бәяләрне чагыштырып йөрергә, кайда арзанрак, шуннан сатып алырга вакыты юк шул. Моны, теләсә, пенсионерлар гына шулай эшли ала: бер кибеттән ипи, икенчесеннән сөт продуктлары, өченчесеннән түбәнрәк бәягә ярмалар сатып ала. Шәһәргә барып, азык-төлек, көндәлек товарларны очсызгарак күпләп алып кайтучылар да бар. Барыбер файда: шул ук мандаринны, мәсәлән, Казанда 70-80 сумга да сатып алырга мөмкин. Бер килограммнан 50-60 сум экономия ясау акча янчыгында шактый сизелә шул. Үзеннән-үзе сорау туа: ни өчен соң бер үк төрле товар бәясе арасында шулкадәр зур аерма? Татарстанга читтән товар китерүчеләр, мөгаен, бер төрледер бит?!

    Шәхси хуҗалыкларда сөтнең литрын 17-18 сумга сатып алсалар, безнең уңган авыл апайлары таңнан торып сауган майлы сөтне сәүдә нокталарында өч тапкырга диярлек кыйммәтрәк бәягә саталар. Моның ни өчен шулай булуына үзебез дә җавап бирә алабыз: товарның кибет киштәсенә килеп җитү процессының һәр этабында бәяне арттырып калырга тырышучылар бар. Совет заманнарында товарны кыйбатка сатучыларны спекулянтлар дип атыйлар иде, алар бу гамәлләре өчен закон алдында җавап тотты.

    Социаль яктан мөһим булган товарлар исемлегенә түбәндәгеләр керә:

    Сыер, дуңгыз, сарык, тавык ите (тавык ботлары керми)

    Туңдырылган балык

    Атланмай, көнбагыш мае

    Майлылыгы 2,5-3,2 процент булган сөт

    Тавык йомыркасы.

    Шикәр комы, тоз, чәй, он

    Бодай оны

    Арыш ипие, арыш-бодай ипие, 1-2 сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм икмәк-булка изделиеләре

    Дөге, тары, карабодай ярмасы, токмач, бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, алма.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: