Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм Сабантуй мәйданында узачак

    Җәйнең беренче көнендә билгеләп узылучы Халыкара балаларны яклау көнен быел Кайбычта зурлап үткәрергә җыеналар. Бу көнне балаларга, әти-әниләренә, әби-бабайларына күңелсез булмасын өчен барысы да эшләнә.

    Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы Сабантуй мәйданында узачак. Анда Татарстанда пионер хәрәкә­тенәнең 90 еллыгына багышланган район слетында катнашачак укучылар да чакырыла. Бәй­рәм­дә мәктәпләрнең пионер оешмалары ветераннарын да хөрмәтләя­чәк­ләр, иҗат түгәрәкләрендә, "ЭКО" өстәмә белем бирү үзәге һәм мәгариф учреждениеләрендәге түгәрәк­ләрдә шөгыльләнүче укучылар концерт куя. Аз керемле, күп балалы гаи­ләләрдә тәрбияләнүче­ләр, физик мөмкинлекләре чикле булган авыру балалар, ятимнәр социаль тармакта эшләүчеләрнең игътибар үзәгендә торачак.

    - Балаларның әлеге категориясе өчен "Наз" хәй­рия фонды Казандагы бер сәүдә үзәгендә сәяхәт оештыра. Алар төр­ле аттракционнарда ял итә, төрле уеннарда катнаша ала, балаларга мах­сус бүләкләр дә каралган. Дүшәмбе көнне Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Казанга С.Булаков әсәре буенча куелган спектакль карарга бара. Ул Кәрим Тинчурин исемендәге театрда төрек халыклары фестивале кысаларында уза. Без 3 июньдә "Әти­ләрнең төр­лесе була" дигән темага түгәрәк өс­тәл артында сөйләшү уздырырга җые­набыз. Әле­ге чарага ялгызы гы­на бала тәрбия­ләү­че әти­ләр чакырыла. Районда шундый уналты әти яши. Авыр тормыш хәлендә калган балаларның җәйге ялын оештыруга да зур игътибар бирәбез. Бүгенге көндә 18 бала "Зөя+" лагеренда беренче сменада ял итә. Ел дәвамында республика һәм федераль акча исәбеннән 95 укучыны ял иттерергә җыенабыз, - дип планнары белән уртаклашты район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева.

    Өлкәннәр еш кына балаларны тормыш чәчәкләре дип әйтергә яраталар. Бездә дә бу хакта онытмыйлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: