Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлегенең утырышы узды

    "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлегенең чираттагы сәяси Советы утырышы узды.

    Әлеге утырышта партиянең җирле бүлеге сәяси Советы секретаре урынбасары, депутатлар фракциясе җитәкчесе Рәмис Хәялиев 2016 елга куелган бурычлар турында чыгыш ясады, барлык беренчел бүлекчәләрдә дә эшчәнлекне тагын да активлаштыру, взносларны үзвакытында җыю, партиягә яңа кешеләр кабул итү бурычын куйды. Гыйнвар-февраль айларында беренчел бүлекчәләрдә елга бурычлар билгеләү буенча җые­лышлар уза. Бердәмроссиялеләр Россия Президенты Владимр Путинның Федераль Җыенга еллык юлламасын да өйрәнделәр. Партия лидеры Рушания Лотфуллина безнең районда тормышка ашырылучы партия проектлары һәм аларның үтәлешен тәэмин итү буенча билгеләнгән җаваплы кешеләр белән таныштырды. Районда "Кадрлар резервы - илнең һөнәри командасы", "Бердәм Россия" көннәре", "Тарихи хәтер", "Диабетка каршы берләшәбез", "Кыр батырларын данлыйбыз", "Халык контроле", "Чиста су", "Сәламәт гаилә - сәламәт бала", "Авыл китапханәләре" һәм башка проектлар гамәлдә. Сәяси Совет әгъзалары бу көнне Дания Бәдретдинова җитәкчелегендәге "Үзәк" беренчел бүлекчәсенең җыелышында да катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: