Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта, Бәрле буенда туып-үскән ир-егетләр чит җирләрдә дә туган ягыбызны данлый

    Мин мактаулы туган Кайбыч авылымның гүзәллеге, данлыклы авылдашларым турында, 47 ел узгач, "Кайбычым-куанычым", "Туган җирем - Кайбычым" китапларыннан укып белдем. Шушы ике китапның бер җөмләсе күңелемне шулкадәр нечкәртте: "Кайбыч, табигате белән генә түгел, тырыш халкы белән дә горурлана". Бу сүзләрне мин кабат-кабат укыдым.

    Дөрестән дә, Кайбыч авылының батыр-геройлары, атаклы хуҗалык җитәкчеләре, атказанган мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, игенче һәм терлекчеләре, барлык намуслы кешеләре, чын мәгънәсендә - горурлыгыбыз. Миңа бигрәк тә үземнең һөнәр кешеләре якын. Авылыбызның батыр егетләре һәм кызлары, Урал таулары артында бакыр кою комбинатында эшләп, зур дәрәҗәләр яулап, дан казандылар. Менә алар, Бәрле буе егет-кызлары - Ибраһим һәм Тәүзих Сәлахиевлар, Габбас Насыйбуллин, Рифкать Гәрәев, Әкрам Шәфигуллин, Әгъзам Хикмәтуллин, Хәнифә Халитова һәм үзем - Сабах Җиһаншин.

    Безнең барыбызны да олы юлга Олы Кайбыч урта мәктәбе чыгарды. Беренче укытучыларыбыз - Гайшә һәм Сара апалар, Рәшидә Мәрданова, Салих ага Мифтахов һәм башкалар, әти-әниләребездән тыш, тормышта юл күрсәтүчеләр дә булды. Комбинат оешуга 80 ел тулуга багышлап чыгарылган "Уралэлектромедь. Люди. Годы. Перспективы" китабы Бәрле буенда үскән ир-егетләр турында менә ничек яза:

    "1950 елның 9 мае. Ибраһим Сәлахиев бу датаны Бөек Җиңүнең беренче юбилее булганга гына түгел, ә бакыр эшкәртү цехында тәүге эш көне булганга да бик яхшы хәтерли. Аны 1954 елда ук бригадир итеп билгелиләр. Эше дә бермә-бер арта: кул астындагы егерме биш кеше белән идарә итәргә туры килә. Цехтагы технология тулысынча диярлек бригада эшенә бәйле була. Бригадир эшне ничек нәтиҗәле оештыру турында уйлый. Тырышлыгы бушка китми - ул җитәкләгән бригада алдынгылар рәтендә була. Ибраһим Әбраровичның хезмәт юлының башы бакыр эшкәртү цехын тамырдан реконструкцияләү чорына туры килде. Ул әле черек агач ванналарны, цех тирәсендәге тездән тиң пычракны яхшы хәтерли. Бөтенесен тәртипкә китерер өчен атнага алты көн цехта һәм бер көнне өмәдә тырышырга туры килә. Озакламый агач ванналар тимер-бетонга алыштырыла, идән, түбәләр яңартыла, яңа җиһазлар куела. Бер сүз белән әйткәндә, цехның стеналары гына шул килеш кала.

    Беренче зур бүләкне - "Почет билгесе" орденын Ибраһим Сәлахиев 1966 елда ала. Шул ук елны завод Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Сәлахиев шул чорны заводның яңадан күтәрелә башлавы дип бәяли. 1952-53 елларда ул аена нибары 2 мең тонна бакыр җитештерә, хезмәт хакы түбән була, эшчеләр заводтан китә. Ә инде 60нчы еллар уртасына реконструкция барышында хезмәт шартлары яхшыра, өстәмә көчләр барлыкка килә, аена 17шәр мең тонна бакыр озатыла. Кешеләр цехларга кире кайта башлый.

    Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән шулай ук бакыр порошоклар җитештерү цехы электролизнигы Сабах Җиһаншин да бүләкләнде. Югары Пышмага килгәндә аңа нибары 27 яшь иде. Бер ел эчендә ул өйрәнчектән бишенче разрядлы электролизник дәрәҗәсенә күтәрелде. 1978 елда бакыр порошоклар цехы ачылды һәм Сабах Җиһаншин үзен яңа эштә сынап карарга булды. Башлангыч чорда технологик өзеклекләр килеп чыкты. Сабах Сәетович катнашында уннан артык махсус тәкъдим эшләп чыгарылып, эштә кулланыла башлады. Цехның гына түгел, ә завод коллективының, шулай ук хезмәт коллективы советы президиумы составына кабул ителү дә аның хезмәттәшләре арасында ихтирам казануы хакында сөйли".

    Әгъзам хәзрәт турында аерым сүз. Олы Кайбыч "Райпотребсоюз" оешмасы товароведы булган Әгъзам Хикмәтуллин, күп еллар буе алтын-көмеш кою цехында эшләп, лаеклы ялга чыккач та, тик торуның нәрсә икәнен белмәде - ул, Югары Пышма шәһәренең хәзрәте булып, Ислам динен күтәрүгә кереште. Аның тырышлыгы белән кечкенә генә шәһәрдә зур мәчетләр салынды. Беренче булып, Әгъзам хәзрәт иске агач мәчетне рәткә кертә. 1995 елларда Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә "Уралэлектромедь" комбинаты карамагында 600-700 урынлы мәчет төзелә башлый. Әгъзам хәзрәт, бу төзелешкә Төркиядән килгән бригадалар белән күп көч куеп, мәчет төзелешен гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Ул хәзерге көндә шушы мәчеттә ислам динен таратуга үз өлешен кертә.

    Сабах Җиһаншин.

    Олы Кайбыч

    Бу материалны укыгач, авторның үзе белән танышасы килде һәм без Сабах абыйны редакциягә чакырдык. Ул бирегә әле күптән түгел генә кайтып урнашкан һәм редакциядән берничә адымда гына яши булып чыкты. Сабах абый, әйткәнебезчә, Олы Кайбыч кешесе. Алар гаиләдә биш бала - дүрт егет һәм бер кыз үсәләр. Әниләре гомер буе колхозда, әтиләре янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куя. Сабах абый авылдан, күршесе Ибраһим Сәлахиев чакыруы буенча, 27 яшендә чыгып китә. Читтә тормыш корып, хатыны белән кыз һәм ул тәрбияләп үстерә. Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә яшәп, кырык ел гомерен "Уралэлектромедь" заводына багышлый. Улы Фирнат та әтисе юлыннан китә. Шушы ук предприятиегә эшкә килеп, ул инде дистә елдан артык бакыр эретеп кою цехында хезмәт куя. Гаилә корып, шулай ук ике бала үстерәләр. Сабах абыйның кызы Флюра икътисадчы-программист һөнәрен сайлый. Чит ил кешесенә тормышка чыгып, Австралиядә гомер итә, бюджет өлкәсендә үз һөнәре буенча эшли.

    Сабах абый бирегә моннан ике ел элек күчеп кайта. Чит җирдә ничек кенә яхшы булмасын, яшь барган саен кешене барыбер туган як тарта, кычыткан ашы ашап үскән, чирәмендә яланаяк йөгереп йөргән җирләр якын шул. "Туган җир туган җир инде, биредә бар нәрсә үз, туганнарым шушында. Күршеләрем дә бик әйбәт кешеләр. Рамилә, Илфатлар белән бик тату аралашып яшибез, - ди ул. Сабах абый бакчада яшелчә-җимеш үстерә, гомер буе яраткан шөгылен дәвам итеп, куян үрчетергә ниятли. Югары Пышмадагы дуслары белән дә элемтәдә тора. Бигрәк тә Ибраһим һәм Әгъзам абыйлар белән. Алар инде шактый өлкән яшьтә, туксанны узганнар. Мәкалә басылып чыккач та, иң беренче булып, авылдашларыма җибәрәчәкмен, диде ул. Без исә Сабах абыйдан яңадан-яңа мәкаләләр көтеп калабыз.

    Сүз уңаеннан тагын бер мәсьәләгә тукталырга булдым: газетабызны чит республикаларда һәм төбәкләрдә яшәүче райондашларыбызның бик алдырасы килсә дә, район газеталары Бөтенроссия каталогына кертелмәгәнлектән, мондый мөмкинлек юк. Тик бу очракта, барыбызга да интернет ярдәмгә килә. Газетабызның интернет-сайты актив эшли. Анда исә Югары Пышмадан да, Австралиядән дә керергә була. Шулай итеп, сайтыбызга (www.kaibicy.ru) рәхим итегез, кадерле якташларыбыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: