Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта әфганчылар истәлегенә һәйкәл ачылды

    Бүген Олы Кайбычта әфганчылар истәлегенә багышланган һәйкәл ачылды. Кайбыч районыннан Әфган җирендә 180нән артык егет хезмәт иткән. Хезмәт итүчеләрнең төгәл саны әлегә билгеле түгел, ачыклау процессы бара.

    Корал тоткан солдат сыны, аның янындагы зур мәрмәр диварга Әфган сугышында һәлак булган дүрт Кайбыч солдатының бюсты урнаштырылган. Алар - Валерий Волков, Владимир Драндров, Мансур Миңнуллин, Рамил Мөхәмәтҗанов. Ике як тактага әлеге сугышта катнашучы райондашларыбызның исем- фамилияләре язылган. Уртада - таулар арасындагы реаль сугыш күренешен сурәтләгән рәсем урнаштырылган. Әлеге һәйкәл - тарихның бер кисәге, истәлеге, районның Әфган сугышында катнашучыларга бүләге.
    Һәйкәл ачу тантанасына Кайбычтан читтә яшәүче әфганчылар да кайткан иде. Бу чара үзенә күрә күрешү, очрашу шатлыгы белән дә тулы булды. Тантана тәмамлаганнан соң очрашу райондагы кафеда дәвам итте. Монда һәркем үзенең хатирәләрен яңартты, район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: