Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Хәтер һәм кайгы көне узды

    Бүген Олы Кайбычта сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл янына веноклар салдылар. Һәйкәл янына оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл халкы, укучылар җыелды. -Бөек Ватан сугышы китергән афәтне гади сүзләр белән генә аңлатырлырлык түгел. Тарихчылар белдергәнчә, бу сугышта 26 миллионнан артык совет кешесенең гомере өзелгән. Әнә нинди зур югалтулар бәрабәренә яулап алынган бу...

    Бүген Олы Кайбычта сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл янына веноклар салдылар. Һәйкәл янына оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл халкы, укучылар җыелды.


    -Бөек Ватан сугышы китергән афәтне гади сүзләр белән генә аңлатырлырлык түгел. Тарихчылар белдергәнчә, бу сугышта 26 миллионнан артык совет кешесенең гомере өзелгән. Әнә нинди зур югалтулар бәрабәренә яулап алынган бу тыныч көннәребез. Аның кадерен белик,- диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Хәтер һәм кайгы көнендә ясаган чыгышында.

    Кайбычлылар сугыш батырларын бер минутлык тынлык белән искә алды. "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә килгән иде бирегә. Матурлар, шаяннар, карап кына торасы килә үзләренә. Алар сугышның ни икәнлеген дә белмәүче бәхетле буын. Гомер буена, гасырларча дәвам итсен иде Тынычлык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: