Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта иң сабыр аналарга хөрмәт күрсәттеләр

    Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көне уңаеннан игълан ителгән ункөнлек тәмам. Ул инвалидлар өчен ел буена алып барылган эшчәнлеккә күпмедер дәрәҗәдә йомгак ясау да булды дисәк, һич ялгыш булмас. Инвалид балалар тәрбияләүче аналар белән кафеда оештырылган җылы очрашуда да бу ачык күренде. Социаль хезмәткәрләрнең авыру балалар янына еш баруы төрле фотоларны...

    Әйе, инвалид балаларның сәламәтлекләре төрлечә: церебраль паралич сәбәп­ле, йөри алмыйча урын өстендә генә ятучылары да, акыл ягыннан зәгыйфьләре дә, балалар бакчасына йөри, мәктәптә укый алмаучылары да, киресенчә, авыруга бирешмичә, үзләрендә нык­лы ихтыяр көче табып, тырышып укучылары да, төрле фестиваль-бәйгеләрдә, спорт ярышларында актив катнашучылары да бар. Әнә, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева да:
    - Биредә утыручылар арасында төрле урыннарда эшләүчеләр, авыру карау сәбәпле, өйдә генә ӘНИ вазифасын намус белән башкаручылар да бар, - диде. - Бездә аналар һәм балаларга ярдәм итү бүлеге эшли. Андагы хезмәткәрләр барыгызга да таныш, чөнки өйләрегездә еш булалар, ул-кызларыгыз аларны көтеп ала, үзегез дә безгә гел киләсез. Балаларыгыз безнең белгечләр килүен шатлык белән көтеп ала.
    Әмма бала нинди генә булмасын, ата-ана өчен ул газиз, кадерле. Чыгыш ясау­чы аналарның барысы да алар турында горурланып сөйли: минем кызым биш яшендә беренче адымнарын ясады, бу безнең гаиләнең иң бәхетле көне булды..., без аны бик нык яратабыз..., ул булмаса, безнең гаиләдә нинди күңелсез булыр иде..., ул - кояш кебек, чөнки Даун синдромлы балаларны шулай дип йөртәләр..., ул кунаклар килүен ярата..., улым социаль хезмәткәрләрне көтеп ала... Эльвира Насретдинова да, Любовь Аннина, Мәххәбәт Эрджанова, Ильмира Хәйретдинова да үз чыгышларында инвалид балаларга игътибар зур булуын билгеләп үтте. Авыруларга тернәкләндерү үзәкләренә юлламалар да бирәләр, бәйрәмнәрдә бүләксез калдырмыйлар, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә гаиләләрдә еш була.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин инвалид бала тәрбияләүче аналарны олы йөрәкле, иң мәрхәмәтле кешеләр дип атады.
    - Без бүген сезгә олы рәхмәт сүзләребезне җиткерү, тормыш мәшәкатьләреннән азга гына булса да арындырып тору, бер-беребез белән якыннан аралашу өчен җыелдык, - диде ул. - Физик мөмкинлекләре чик­ле булучылар ункөнлеге вакытында гына түгел, республикабызда, районда даими рәвештә социаль яклау чаралары тормышка ашырыла, уңайлы мохит тудырыла, спорт залларында шөгыльләнү мөмкинлеге бар. "Салават күпере" спорт комплексында бәлки күбегезнең булганы да юктыр әле. Шуңа да мин сезне балаларыгыз белән бергә шунда йөрергә чакырам. Барыгызга да сабырлык, сәламәтлек телим. Шуны аңлагыз: сез үзегез генә түгел, киләчәктә дә хәлдән килгәнчә булышыр­га тырышырбыз, чөнки без бер район кешеләре. Иң мөһиме - илебездә тыныч булсын!
    Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәеровның ярдәмчесе Денис Левинсон быел да килгән иде бу очрашуга. Депутат бүләге - балалар өчен чыгарылучы төрле газета-журналларга подписка.
    - Тормышыгызда бәхетле мизгелләр күбрәк булсын иде, ә бала тәрбияләүдәге өлешегез - бәяләп бетергесез, - диде ул. - Без икенче елын инде балаларга подписка бүләк итәбез, алар да тәрбия эшендә ярдәмче булыр, сабыйларга шатлык китерер дип уйлыйбыз. Ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итегез, без аларны беренче чиратта хәл итәргә тырышачакбыз.
    Мәдәният хезмәткәрләре иң матур җырларын бүләк итте аналарга. Чираттагы җыр яңгырый: "Мең яшә, әнкәем, мең яшә!" Бу, әйтерсең лә, инвалид балаларның әниләренә мөрәҗәгате.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: