Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта инвалид бала тәрбияләүче аналарны хөрмәтләделәр

    Әниләр көне уңаеннан Олы Кайбычтагы кафеда тантаналы чара үткәрелде. Бу очрашуга барлык авыл җирлекләреннән дә физик мөмкинлекләре чикле булган 18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче аналар чакырылган иде.

    -Сез- көчле рухлы аналар,- диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйрәм белән котлап. -Бу бәйрәмгә чакыруыбызның максаты- сезне өй, тормыш мәшәкатьләреннән азга гына булса да азат итеп, ял иттерү, балаларыгызны тәрбияләүгә куйган көчегез өчен рәхмәт сүзләре белдерү. Бүген сәламәт баланы тәрбияләү дә авыр, ә сезгә икеләтә кыенрак. Шуңа да барыгызга да сабырлык, ныклы сәламәтлек телим. Без сезгә ярдәм кулы сузарга һәрчак әзербез.

    Мул табын артында утыручы әниләрне Россия Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәеровның ярдәмчесе Денис Левинсон тәбрикләде. Балалары өчен "Бердәм Россия" партиясе исеменнән төрле газета-журналларга подписка бүләк итте. Ә район башлыгы исеменнән тәм-том тутырылган пакетлар өләштеләр.Бәйрәмнән репортажны газетаның алдагы санында укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: