Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта көчле рухлылар ункөнлеге

    1992 елда БМО Генераль ассамблеясе 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте. Әлеге көн уңаеннан, районда 1-10 декабрьдә традицион Инвалидлар ункөнлеге үтә. Быел да аның кысаларында физик яктан мөмкинлекләре чикле булучылар өчен төрле чаралар оештырыла.

    Хәзерге вакытта Кайбыч районында 1851 инвалид яши. Шуларның 54е - балалар. Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрнең 19ы - физик мөмкинлекләре чикле кешеләр.
    - Бездә яшәүче инвалид­ларга елга ике мәртәбә медицина күзәтүе үткә­релә. Аларның физик халәтен, тук­лануын һәм яшәү шартларын кайгыртудан тыш, буш вакытларын үткәрүләре дә һәрвакыт игътибар үзәгендә, - ди директор Альбина Гыйләҗева. - Өлкәннәр шахмат, шашка һәм домино уйный, ял бүлмәсендә телевизор һәм тренажерлар бар. Район һәм рес­публиканың иҗат коллективлары, волонтерлар белән очрашулар еш үткәрелә.
    Бүгенге көндә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә аерым урын алып тора.
    - "Инвалидларның социаль мәшгульлеге" дәүләт программасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чик­ле кешеләр эшкә урнашкан очракта, аларга хезмәт хакын алты айга кадәр мәшгульлек үзәге түли. Агымдагы елда районда әлеге программа буенча алты кеше эшкә урнаштырылды, - дип хәбәр итте мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева.
    Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елда 38 инвалидка санатор-сәламәтләндерү оешмаларына юллама бирелгән, 21 инвалид, шул исәптән җиде бала, тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлеген ныгыткан.
    - Шулай ук тагын бер мөһим мәгълүмат ирештерәсем килә, - диде социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева. - Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, 4 декабрьдә 8.00-16.00 сәгатькә кадәр "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Тая­ныч" кайнар линия телефоны эшләячәк. Бу көнне, 2-10-93 телефон номеры буенча шалтыратып, сораулар бирергә һәм психологик ярдәм алырга мөмкин.
    Инвалидларга җиңел, уңайлы яшәү шартлары тудыруга юнәлдерелгән "Уңайлы мохит" дәүләт программасы да безнең районда уңышлы тормышка ашырыла.
    Инвалидлар ункөнлеге кысаларында бездә төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Район үзәк китапханәсендә күз күреме начар булган инвалидлар өчен «Дөнья бармак очларында» дигән очрашу үткрелгән иде. 5 декабрьдә район үзәгендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның инвалид бала тәрбияләүче әниләр белән очрашуы үткәрелә. 7 декабрьдә Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне Федоровское мәктәбе укучылары концерт программасы белән сөендерәчәк. 10 декабрьдә район мәдәният йортында инвалидлар арасында иҗат фестивале уза. Ункөнлек барышында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында шахмат һәм шашка турниры, йөзү буенча ярыш, хокукый ярдәм күрсәтү һәм "Мәрхәмәтлелек поезды" акциясе оештырыла. Инвалид балаларга да бүләк ясала: киләсе елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру планлаштырыла.
    Язмыш сынавына дучар булган, ләкин бирешмичә, көчле рухлы булып кала алган физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар ункөнлектә генә түгел, һәрдаим күрсәтелсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: