Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта контейнерларга чүп-чар өючеләр белән көрәш башланды

    Яз җи­­теп, җир өсте кар юрганын ача башлауга ук җәм­­гыятебезнең дә чын йөзе "ачыла". Почмак са­ен аунап ятучы буш шешәләрне, калай банкаларны, шоколад кәгазьлә­рен, тәмәкедән, чипсы, кириешки ише "кабымлык"лардан бушаган капларны, ерткаланып бет­кән целлофан пакетларны, конфет тартмаларын кү­реп, шөкер, райондашларыбыз кышны ач үткәр­мәгән, ярыйсы гына тук кышлаган икән дип, сөенеп...

    Табигать кочагында ял итәргә беребез дә каршы түгел. Кая ул! Машина багажнигына бәрәңгесен, шашлыгын, кармагын, башка пик­­ник кирәк-ярагын тутырып, ял саен диярлек су буенда арка кыздыру иң яраткан шөгыльләребезнең берсе инде анысы. Әмма үзе артыннан чүп-чарын җыештырып китү генә һәммәбезнең дә кө­ченнән килә торган хез­мәт түгел, күрәсең. Елга-күлләр яр буенда адәм за­ты майтарган мондый "матурлыклар", "бү­ләк­ләр" адым саен очрап то­ра. Мәгънәсезлегебезне, аңсызлыгыбызны, кыргыйлыгыбызны, матурлыкка төкереп каравыбызны раслаучы индикатор болар. Югыйсә, кү­ңел­ле генә ял иттергәне өчен табигатькә рәхмәт йөзеннән булса да кәгазь ише чүп- чарны яндырып, янмастайларын бер капчыкка тутырып, урам са­ен диярлек куелган чүп контейнерларына салып китүнең бер авырлыгы да юк ләбаса! Шакшылыкның язгысы гына түгел, әнә шундый җәйгесе, көзгесе дә бар икән шул һәм ул инде бик күп еллар яшәп килә... Әле республикада санитария-чисталык айлыгы рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, Кайбычта инде бу юнәлештә эш башланды. Шушы атнада административ комиссия әгъзалары күңелсез күренешкә тап булды - район үзәгендәге Чишмәле урамына куелган чүп контейнеры янына агач ботаклары өел­гән. Бер йорт ху­җасы бакчасын тәртипкә китерү эшенә керешкән, күрәсең. Киселгән ботакларны да, кая куярга икән, дип баш ватмаган. Әнә ич, контейнер янына чыгарып таш­лыйсың да, коммуналь хуҗалыкның чүп түгүче машинасы төяп алып китәр әле, янәсе. Әмма чисталык, тәртип яратучы әлеге йорт хуҗалары мондый кыланышлары өчен җавап бирәчәкләре хакында ислә­рен­нән чыгарган, ахры. Административ комиссия әгъзалары, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе, Олы Кайбыч авыл җирлеге хезмәткәрләре, полициянең участок инспекторы, урынга барып, чүп түгүчегә бу гамәлнең тиешле кысаларга сыймавын аңлатты. Йорт хуҗаларына карата административ беркетмә төзелде. Мондый күренеш Олы Кайбычта узган елларда да күзәтелде һәм аңа ничек тә чик куясы иде.

    Һәр ел саен әлеге ел фасылларына аяк басканда газета битләрендә, телевидение экраннарында чисталык, тәртип турында, халыкны әйләнә-тирәбездәге чисталыкны сакларга өндәгән нотыклар дөнья күрә. Аз гына булса да оялмасмы кешелек, намусы уянмасмы, янәсе. Ләкин... Юк шул. Үзгә­рергә генә теләмибез. Юл буйларындагы чүп калдыклары, пластик шешә­ләр, кәгазь кисәкләре чын йөзебезнең нинди икәнлеген күрсәтә. Мәктәптә укыган елларда без дә дәресләрне "тозлый - тозлый" аз чистартмадык ул юл буйларын. Бу эштә сыйныфыбызның стажы шактый! Аның каравы, "хезмәткә өйрәнеп" үстек. Гәрчә безгә шулай аңлаттылар... Бүген дә шакшыларны кечкенә куллары белән капчыкларга тутырып йөрүче, әнә шулай "хезмәт" үрнә­гендә тәрбияләнүче укучыларны күр­гәч, йөрәк сыкрап куя: санитария таләпләренә ту­ры киләме икән әлеге хез­мәт?! Сок­тан, сырадан бушаган ше­шәсен, туңдырма кәгазен, тәмәке чүбен барган шәпкә генә машина тәрә­зә­сеннән ыр­гытучылар тарафыннан сабыйларның әлеге тырышлыгы әллә ни югары бәяләнмидер дә. Әмма оятлары качкан олылар артыннан җыештырып йөрү, ышаныгыз, бер дә рәхәт эш түгел, апа-абыйлар! Яле, шулар урынына үзегезне, балаларыгызны, оныкларыгызны куеп карагыз? Ничек, күз алдына килеп бастымы? Әәә, шул шул менә! Ниш­ләп минем газиз йөрәк җимешем кеше пычрагын җыеп йөрергә тиеш, дисезме? "Не гигиенично!" дип тә өстәп куясыздыр, җитмәсә. Сезнеке генә түгел, башкаларның нарасыйлары да үз­ләренә бик кадерле шул. Шуңа күрә дә, кулыңдагы кечкенә генә кәнфит кәгазен, тәмәке төпчеген юл­га, юл читенә ташларга кулың күтәрелгәнче, уйла, кеше! Бу гамәлең йөзеңне бизәрме?

    Узган ел район административ комиссиясе тарафыннан әйләнә-тирә мохитне пычратуга юл кую очраклары буенча 151 административ беркетмә төзелгән. Гаеплеләргә кисәтү ясалган, штраф салынган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: