Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта кышлату чорына әзерлек бара

    Районыбыз хуҗалыкларында кышлату чоры өчен терлек азыгы хәзерләү югары темпларда бара. Механизаторлар көннәрнең явымсыз торган һәр минутыннан файдаланып калырга тырыша.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 27 июльгә барлыгы 3100 тонна печән, 71 мең тонна сенаж, 141,5 тонна яфраказык хәзерләнгән. Хуҗалыкларда коры һава шартларыннан файдаланып, печән хәзерләүгә өстенлек бирелә. Шул ук вакытта сенаж салу да дәвам ителә. Бер шартлы терлеккә бүлеп исәпләгәндә, "Яңа юл" хуҗалыгында 27,2 центнер азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләгәннәр. "Родина" хуҗалыгында ул - 22, "Дубравы-2" дә - 20,8 центнер. Бу уртача район күрсәткеченнән артыграк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: