Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Май чабу – Масленница бәйрәме гөрләячәк

    Бу атнаның якшәмбесендә районыбыз авылларында бик борынгыдан килүче Май чабу - Масленница бәйрәме гөрләячәк.

    Бәйрәм көнендә мәдәният йортлары тирәсендә төрле күңел ачу чаралары, уеннар, җыр-биюләр тынып тормый, табаларда телеңне йотарлык тәмле коймак пешә. Май чабуның иң тәмле ризыгы булган коймак кояшны, язны, яшәешне чагылдыра, аны атна буе пешерәләр. Май чабу - кышны озатып, язны каршылау бәйрәме һәм ул җиде көн буена бәйрәм ителә. Аның һәр көне исемләп бүленгән: дүшәмбе - очрашулар, сишәмбе - уеннар, чәршәмбе - сыйлану, пәнҗешәмбе - уен-көлке, җомга - әби коймагы, шимбә - кунакка йөрешү, якшәмбе - кичерешү көне дип йөртелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: