Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта меңгә якын кеше катнашында “Үлемсез полк” акциясе узды

    "Үлемсез полк" акциясендә теләгән һәркем катнаша ала иде. 9 май көнне әлеге акциягә катнашучы меңнән артык кеше Олы Кайбыч урамнары аша узды. Кемнеңдер кулында Бөек Ватан сугышында катнашкан дәү әтисенең, кемнеңдер авылдашының фотосурәте иде. Катнашучыларның күбесе мәктәп укучылары булды.

    Алар арасында район җитәкчеләрен дә күрергә була иде.
    Үлемсез полк - Русиядә һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнар башка илләрендә Җиңү көненә багышланган уза торган чара. Чараның катнашучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар фотосурәтләрен күтәреп баралар.
    "Үлемсез полк" чарасы ирекле рәвештә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар турында хәтерне саклау максатыннан уздырыла. Беренче мәртәбә "Үлемсез полк" чарасы Томски шәһәрендә 2012 елда уза, аны журналистлар оештыра. 2015 елда "Үлемсез полк" чарасы Австрия, Азәрбайҗан, Белоруссия, Алмания, Израил, Ирландия, Казакъстан, Кыргызстан, Монголия, Норвегия, АКШ, Украина илләрендә уза.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: