Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Милли ашлар көне үтте. Иң тәмлесе кемнеке?!

    Тәмле ашарга барыбыз да яратабыз. Ә менә телләреңне йотарлык итеп ашарга әзерли белү...монысы инде һәркемнең уңганлыгына, тырышлыгына бәйле. Әнә шул осталыкка яхшы кәеф, күңел җылысын да өстәгән пешекчеләр әзерләгән ризыкны ашаган саен ашыйсы килә, алар эшләгән ашханә-кафедан барысы да канәгать булып китә, анда гел барасы гына килеп тора. Аш-суның тәме...

    Узган атнаның җомгасында Олы Кайбычта Милли ашлар көне үткәрелде.
    - Әлеге чара Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министр­лыгы тәкъдиме белән 2007 елдан бирле уза, -диде башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина. - Бу проектны тормышка ашыру җәмәгать туклануы предприятиеләре арасында халыкка хезмәт күрсәтүне яхшыртырга, иң яхшы кулинария традиция­ләрен сакларга, күпмилләтле республикабызда яшәүче халыклар дуслыгын ныгытыр­га ярдәм итә.
    Бу юлы "Рәйхан" һәм "Диләрә" кафелары татар милли халык ашларын, ә "Березка" кафесы рус халкы кухнясын тәкъдим итте. Кайбыч пешекчеләренең осталыгы елдан ел үсә бара. «Рәйхан» кафесы безне быел да ризыкларының мул булуы, ассортиментларының байлыгы белән сокландырды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров һәм Эльвира Заһидуллина рәислегендәге конкурс комиссиясе әгъзаларын биредә милли киемнәрдән киенгән егет белән кыз, кунакчыллык күрсәтеп, ипи-тоз белән каршы алды. Бу юлы да табында берничә төрле аш бар иде, камыр ашларыннан өстәлләр сыгылып тора диярсең, каз-үрдәк тә кыздырганнар, инде онытылып бара торган ризыкларның да рецептларын табып, тәмле азыкларны табынга куйганар. Әйтерсең лә, танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның "Татар халык ашлары" дигән китабындагы барлык рецептлар да монда күчкән!
    - Былтыр да Милли ашлар көненә күп төрле ризыклар әзерләгән идек. Узган елгыдан аермалы буларак, быел "Түбәтәй", "Калфак" тортлары, сөтле аш, кычыткан ашы, эченә алма һәм кара җимеш тутырылган үрдәк, әлбә пешердек, - диде кафе хуҗасы Илсөя Җәләлиева.
    Өстәлендә зур самовары кайнап торган җәйге кафе үзе дә татар өе кебек бизәлгән. Өй түренә бишек тә элеп куйганнар, караватта милли бизәкләр төшереп чигелгән җәймә, мендәрләр, шунда ук җеп тә эрлиләр, паласлары да кулдан тукылган. Барысы да конкурс таләп иткәнчә эшләнгән.
    «Березка» кафесында безне бөтенләй башка мохит каршы алды. Рус халкының гореф-гадәтләре ачык чагылды анда. Залны да шул рухта бизәгәннәр, кызлар да милли киемнәрдән, савыт-сабаларына да рус милләтенең күңел бизәкләре төшерелгән. Ә алтын йөгертелгән рус самоварына Альберт Рәхмәтуллин да кызык­ты хәтта. Район башлыгы конкурста катнашучыларның барысыннан да кафеларына кеше күп йөрү-йөрмәве белән кызыксынды. «Березка» кафесы мөдире Флера Шәмсетдинованы да кайбычлылар аш-су остасы буларак белә. Ул безне рус кухнясы ризыклары белән таныштырды. Алар да быел ассортиментларын киңәйткән.
    - Без бу юлы әстерхан чикләвеге кушылган кара җимеш пирогы, эченә кәбес­тә тутырып тавык ботлары, Кайбыч бифштексы, болгар борычы һәм ит белән шулпа, итле винегрет һәм башка затлы ризыклар әзерләдек, - диде Флера ханым.
    Шунысы кызык булып тоелды: Флера үзе татар милләтеннән булса да, зур кызыксыну белән руслар яратып ашый торган ризыкларны әзерләгән, ә "Диләрә" кафесы пешекчесе Вера Ерофеева, шулай ук күңел җылысын биреп, татар халык ашларын пешергән. Бу бездә халыклар дуслыгын да, бер-берсенең ризыкларын яратып ашауларын да күрсәтә.
    - Җәмәгать туклануы системасында инде 18 ел эшлим. Ә Милли ашлар көнендә өченче тапкыр катнашам. Ел саен татар ризыклары әзерлим. Мин аеруча кулдан кискән токмач белән аш, итле бәрәңге, өчпочмак, пәрәмәч, өлеш, бәлеш, гөбәдия пешерергә яратам, - диде Вера ханым.
    Альберт Рәхмәтуллин да аш-су осталарының ризык­ларын авыз итеп карады һәм хезмәтләренә югары бәя бирде.
    Комиссия 15 июньгә җиңүче кафены билгеләп, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау кәгазен тапшырачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: