Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта әни булырга җыенучыларга бөтен шартлар бар

    Районда бер-бер артлы мәдәният, медицина һәм спорт объектлары сафка баса, ремонтланган оешма һәм учреждениеләр саны арта. Шушы берничә айда гына да ничә акушерлык пункты, күпфункцияле үзәкләр, заманча жиһазландырылган спорт мәйданчыклары ачылды. Инде менә әни булырга җыенучыларга күңелле яңалык җиткерәбез: район үзәк сырхауханәсенең бала тудыру бүлегендә ремонт эшләре тәмамланды һәм без...

    Башкаларындагы кебек үк, сырхауханәнең әлеге бүлегендә ике-өч елга бер ремонт ясалып торса да, мондый күләмле эш башкарылганы булмаган. Бу юлы биредә стена, идән, түбә генә шул ук калган, бөтен нәрсә дә яңа, заманча. Бала тудыру бүлегенә болай гына кереп китеп булмый, халат, маска, чепчик, бахиллар бирделәр. Киенеп алгач, өлкән шәфкать туташы Лилия Мифтахова белән эчкә уздык. Танышуны бала тапканнан соң ята торган палаталардан башладык. Икешәр кешелек палаталарда әниләр һәм бәбиләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Заманча яңа караватлар, баланы биләү өчен өстәлләр, һәрберсендә кайнар һәм салкын су, аерым санузел.

    Йөкле хатын-кызлар дәваланучы бүлмә дә, процедура кабинеты да - һәммәсе яңартылган, заманча җиһазлар һәм инструментлар куелган.

    - Менә монысы - интенсив терапия палатасы. Биредә баланы авыррак тудырган хатыннар ятачак, - дип таныштырды Лилия ханым. - Палата да операциядән соң тотынып тору өчен җайланмалар куелган махсус карават, җитлекми туган баланы урнаштыру өчен инкубатор, кислород бирү аппаратлары һәм башка төрле кирәкле җайланмалар бар.

    Бу палатадан соң иң «куркынычына» - бала тудыру бүлмәсенә керәбез. Бусаганы узып, креслоны күрүгә, йөрәк ешрак тибә башлады. Эш белән килгәнемне белсәм дә, куркыта, бала тапкандагылар күз алдына килеп баса. Юкка гына ике ир кеше очрашса - армиядә булганын, ә инде хатын-кыз ничек бала тудырганын сөйләми. Чөнки бала тапкан теләсә кайсы хатынның түзеп булмаслык газаплар кичереп, дөньядагы иң зур бәхетне татыган мизгеле беркайчан онытылмый. Шулай ук яныңдагы акушерка да. Иң авыр чакта һәркем янында кешелекле, тәҗрибәле акушерка булуын тели. Элеккеге заманнарда, әле бала тудыру йортлары булмаганда, булса да, анда барып җитә алмыйча яисә барырга теләмичә, баланы өйдә табучыларга ярдәм иткән кендек әбиләргә аерым хөрмәт белән караганнар. Бернинди махсус белеме булмаган килеш шундый четерекле эшкә алыну өчен нинди батыр йөрәкле булырга кирәк. Дөрес, без андый заманнарны күрмәгән, өйдә бала табу хәзер гайре гаҗәп хәл булып тоела. Ә бит әбиләребез арасында урак урган җирдә, урманда яисә кырда бәбиләүчеләр, бәби табып берничә көн узгач, коедан су ташучылар, колхоз эшенә чыгучылар аз булганмы?! Ничек кенә түзгәннәр дә, ничек кенә кичергәннәр?! Шуларны уйлап чагыштырсаң, шаккатырлык бит, уңайлык артыннан уңайлык туып торса да, күбебезгә нидер җитми, зарланудан, гаеп эзләүдә баш чыкмый. Монысы инде, хәер, башка тема...

    Сүзебез - бала тудыру бүлеге турында бит. Биредәге пациентларга ике акушер-гинеколог, бер неонатолог, ягъни педиатр, биш акушерка, биш санитарка хезмәт күрсәтә. Быел унбер ай эчендә районда 49 бала туган. Хәзерге вакытта биредә дүрт йөкле хатын-кыз ята.

    Кошманнан Ралия Шәрәфиева икенче сабыен көтә. Бүген-иртәгә табарга тора.

    - Җәй көне монда дәваланып чыккан идем инде. Син бәби тапканчы ремонтны тәмамлыйбыз дигәннәр иде, нәкъ шулай булып чыкты да, - диде Ралия.

    Дулкынлануы йөзенә чыккан. Икенчесен тапканда кая барганыңны яхшы беләсең шул...

    Колаңгы станциясеннән өченчесен алып кайтырга җыенган Аня Федорова әле ул кадәр борчылмый. - Кыска гына вакыт эчендә бала тудыру бүлеге танымаслык булып үзгәрде. Әле мин тагын киләм, срогым февральдә генә әле, - диде.

    Ралиягә дә, Аняга, гомумән, ана булырга җыенучы һәрбер хатын-кызга бала тапканда Ходай Тәгалә җиңеллек бирсен, сабыйлар сәламәт тусын.

    - Шартларыбыз яхшырды, мөмкинлекләребез артты, бала табучы хатын-кызларны биш куллап үзебездә көтеп калабыз, - диде акушер-гинеколог Әлфия Төхвәтуллина.

    Әллә инде тагын берәр кыз яисә малай алып кайтырга тәвәккәлликме, кызлар?!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: