Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта район башлыгы җырлый, урынбасарлары...

    Кайбычта район башлыгының оста итеп җырлавы, аның кул астында эшләүчеләрнең дә аннан калышмавы, биюгә, шаян сүзгә дә оста булулары хакында без болай да белә идек инде. Моңа кадәр куйган концертларында һәрчак тамашачы мәхәббәтен яулап килделәр бит. Бездә матур традицияләр дәвамлы: Яңа елга аяк басар алдыннан кабат сәхнәгә чыкты алар.

    Район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре иң элек концертларын Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә яшәүче тамашачыларга, аннан соң Олы Кайбычта күрсәтте. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде дисәк, һич арттыру булмас. Авыл халкы үзебезнең җирлектә яшәүче талантларның чыгышын һәрвакыт көтеп ала, алкышларга күмә. Бу юлы да шулай булды. Гадәттә, без күбрәк рәсми чараларда гына күрергә күнеккән муниципалитет хезмәткәрләре талантлары белән безне бу юлы да кабат сокландырды.

    Концерт ике өлештән торды. Бөек Җиңү темасына мөрәҗәгать итүләре юкка гына түгел, беренчедән, бу мәңге әһәмиятен югалтмый торган тема, икенчедән, быел Җиңүнең 70 еллыгын каршылыйбыз бит. Залда күз яшьләрен сөртеп утыручылар да булды, чөнки йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек чыгышлар күп булды. Әнә Җиңүне якынайту өчен тылда көн-төн эшләүче кызлар, үзләренең авызларыннан өзеп, посылка җыйганнар да, аны сугыш кырына ук солдатларга күчтәнәч итеп алып килгәннәр. Кырыгынчы еллардагы атмосфераны да, ул чор кешеләренең кәефен дә күрсәтә алдылар алар. Моңа образга шулай тиз кереп китә алулары да, шул чордагыча киенүләре дә этәргеч бирде. "Тылдагылар" алдында шагыйрь Александр Твардовскийның "Василий Теркин" поэмасыннан өзекне башкарган район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевны тамашачы сокланып тыңлады. Гади шигырь сөйләү генә түгел иде ул, ә театраль тамаша рәвешендә булды. Россиядә дә танылган биюче Ренат Хәйруллинның темага туры китереп биюе чыгышны тагын да үтемлерәк итте. Ә "Бердәм Россия" партиясе лидеры Рушания Лотфуллинаның бөек шагыйрь Муса Җәлилнең ана турындагы поэмасын сөйләве! Чын артистларча инде менә! Керәшеннәребез кебек оста итеп биеп тә күрсәтте, усал каенана роленә дә керде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның сәхнәгә җырларга чыгуын да түземсезлек белән көтте тамашачы. Аның чыгыш ясаячагын алдан беребез дә белмәсәк тә, барыбер сиздек: туган җиренә, сәнгатькә гашыйк һәм күңеленә моң кергән кеше җырламый түзә аламы соң? Ә җырларга, рәхәтләнеп күңел ачырга тулы нигез бар. Әнә сәнгать җанлы Лилия Хәкимҗанова үзе әзерләгән видеороликта Кайбычның 2014 елдагы үсеше турында "зәңгәр экран"нар аша ничек тәфcилләп сөйләде. Рафия Гайнуллина, Гөлназ Удачина, Газинур Кадыйров, Фәридә Абзалова, Алия Сөнгатова, Людмила Воробьева, Гөлнара Җиһаншина, Рамилә Әбләзоваларның җырлавын бу юлы да алкышларга күмделәр. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаровның "Сезнең өчен генә яшим шушы Татарстанда" дип җырлавын халык аеруча яратты. "Курчак" биюен башкарган Айгөл Хәйретдинова кайбычлылар өчен чын ачыш булды дисәк тә, һич ялгыш булмас. Чөнки аның оста биюен күпләр белмәгән дә булып чыкты. Сәхнәдә Алсу Миңнуллина чегән биюе, ә Зөһрә Лотфуллина татар биюе белән ут чыгарды. "Тормыш агачы"нда үсүче төрле җимешләр турында Ренат Камалиев безгә кызык итеп сөйләде. Ә Фирдүс Әхмәтов, Илшат Габидуллин, Илсия Ильясова, Айгөл Юнысова һәм Энҗе Гасанова авыллардагы буйдаклар тормышын сәхнәләштерде.

    Бу концертта чыгыш ясаган һәр хезмәткәр үзенчәлекле иде һәм шуңа да барысы да тамашачы мәхәббәтен яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: