Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта район үзәк сырхауханәсенең ел йомгаклары буенча советы булды

    Авыртмас сөяк булмый диләр. Бигрәк тә без яши торган шаукымлы заманда. Әмма авырыйсы килми шул. Сәламәт буласы иде! Чынлыкта парадокс: күпләп яңа препаратлар чыга, заманча технологияләр кулланыла, ә авырулар саны кимеми! Ассызыклап узарга кирәк, медицина мәсьәләсе безнең районда да һәрчак актуаль булды. Нинди генә мөһим дәүләт программалары, хөкүмәт эшләре тормышка...

    Яшәү сыйфатын күтәрү, балалар һәм әниләрнең сәламәтлеген кайгырту бүгенге көндә дәүләт алдында торган мөһим мәсьәләләр. Халык сәламәтлеген кайгыр­туның төп шарты - вакытында медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлекләр тудыру. Бу шарт заманча медицинаның төп нигезе булып тора.
    Узган атнада Кайбыч үзәк сырхауханәсенең ел йомгаклары буенча советы узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус программалар һәм проектларны тормышка ашыру бүлеге начальнигы Гүзәл Волкова, министрлыкның дәвалау бүлегенең әйдәп баручы белгече Индус Сафин һәм Кайбыч үзәк сырхауханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедов катнашты.
    - Халыкның гомер озынлыгын һәм сәламәтлеген кайгырту - дәүләтнең табиблар алдына куйган иң зур бурычы ул. Без моны һәрчак истә тотабыз. Әмма башкарасы эшләребез, үзгәреш кертәсе тармакларыбыз бар әле. Мәсәлән, соңгы елларда районның демографик хәле бер дә мактанырлык түгел. Туучылар саны аз, үлүчеләр саны артып китә, - диде баш табиб үзенең чыгышында. Ул шулай ук ашыгыч ярдәм, поликлиника, фельдшер һәм акушерлык пунктлары эшчәнлеге белән дә таныштырды.
    2015 елда Кайбыч районында 143 бала дөньяга аваз салган. Туучылар саны Иске Чәчкаб һәм Мөрәле авылларында югары, ике авылда да җидешәр бала дөньяга килгән. Ә менә Шүширмә, Кече Подберезье авылларында агымдагы елда бәби чәйләре бер дә узмаган. Районның киләчәге булган балалар тагын да күбрәк тусын иде! Чөнки, чагыштырып караганда, районда үлүчеләр саны күбрәк булып чыга, бу сан 2015 елда - 223не тәшкил итә. Үлемгә китерүче сәбәпләрнең беренчесе - кан әйләнеше, икенче урында - яман шеш авырулары билгеләнә. Бер караганда, Кайбыч респуб­ликаның экологик яктан чиста районнарының берсе булып санала. Әмма соңгы елларда яман шеш авыруларының безнең якларда артуы күзәтелә. Нилектән бу, сәбәбе нидә?! Табиблар бу сорау өстендә дә уйлана дип ышанам. Узган ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде. Әлеге авыруга сәбәпче булган кан басымы, кандагы шикәр, тазару очраклары буенча да профилактика алып барылган. Бу өлкәне аерым игътибарга алу кирәктер. Әнә, 2015 елда кан әйләнеше белән бәйле авырулар 37,1 процентка арткан бит. Шулай ук сулыш юллары белән бәйле авырулар саны да үскән. Шул ук вакытта, астма авыруылары 9,9 процентка кимегән. Халыкның спиртлы эчемлекләр куллануы, алкоголизм бәйлелегендә калган хатын-кызларның да шактый булуы борчый табибларны. Районда наркотик кулланучылар да, аз булса да бар.
    Узган ел Кайбычта 2339 кеше диспансерлаштыру узган, шуның нәтиҗәсендә 305 кеше төрле авырулар белән врач күзәтүе астына алынган.
    Сәламәтлек саклау системасында безнең җирлектә 27 врач һәм 121 медперсонал эшли. Олымы ул, кечеме, районда яшәгән һәркемгә тиешенчә медицина ярдәме күрсәтелсен, ак халатлы табибларның игътибары җитсен иде. Йомгаклау сүзендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да табиб һөнәренең бик җитди, зур җаваплылык сорый торган һөнәр булуын искәртте.
    - Диспансерлаштыруга, авыруларга, пациентларга мөмкин кадәр игътибарлырак булугызны телим. Киләчәктә табиб этикасына тап төшермәссез дип ышанам. Медицина хезмәткәрләренең үз эшләрен һөнәри яктан якын килеп башкаруы - районның сәламәтлек саклау юнәлешендәге үсешенә китерәчәк, - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: