Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Республика көненә яңа парк ачырга җыеналар

    Татарстанда 2015 елның Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүе юкка гына булмады. Республика Президенты кабул иткән программа нигезендә Олы Кайбычның элеккеге сазлыклы урынындагы матур парк нәкъ менә шушы программа буенча төзелә. Ә Татарстанда быел шул нигездә 143 заманча парк һәм сквер пәйда булачак! Аларның 73е яңадан төзелә, 68енә капиталь...

    Ә Кайбычтагы яңа паркны Республика көненә ачырга җыеналар.

    - Без бу паркта һәркем үзенә охшаган шөгыль таба алырдай шартлар тудыруны максат итеп куябыз. Анда балалар, яшьләр дә, урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә йөрсен. Тирә-юнен матурлауга, ягъни яшел зона булдыруга да зур игътибар бирәбез, тирәсендә агачлар, чәчәк клумбалары, газон үләне үсәчәк.

    Әле шушы көннәрдә генә Кыр Буасы авылындагы терлекчеләр янына барганда шул паркка туктаган идек. Анда эшчеләр соңгы аккордларны башкара: брусчатка җәю белән мәшгуль иде.

    Паркны Республика көненә - Татарстанның мөстәкыйльлек яулавына 25 ел тулу көненә өлгертү өчен оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре дә эшкә чыкты. Бөтен район белән көтеп алган парк бит ул!

    - Безнең оныклар өчен Кайбычта шундый урын барлыкка килүенә шатланып туя алмыйм, - диде яңа парк янындагы урамда яшәүче Ләлә апа Хәйруллина. - Урамыбыз олы юлга якын, балалар иминлеге өчен куркыныч иде, юлда техника күп йөри бит.

    Сүзгә Чаллы шәһәрендә югары белем алучы студент кыз Эльвира да кушылды:

    - Кайбыч кайткан саен шаккатыра мине. Кыш көне кайткач иң гаҗәпләндергәне бассейнлы, тренажерлы спорт комплексы булды. Анда шундый шә-ә-әп! Кайбыч укучыларына, яшьләренә ак көнләшү белән карыйм, чөнки без үскәндә боларның берсе дә юк иде бит. Ә бу юлы «Кайбыч» боз мәйданы артындагы паркка гаҗәпләндем. Кай арада өлгерәләр диген безнең кайбычлылар. Дөрес, Чаллы да матур, әмма туган якка җитми инде! - диде ул.

    Кайчандыр гап-гади авыл булган Кайбычта шәһәрдәге кебек шартлар тудырылуы өчен әлбәттә инде без Рөстәм Миннехановка рәхмәтле. Республиканың суверен статусы алуына 30 августта 25 ел тула. Ә Кайбыч оешуының 25 еллыгын икенче елга бәйрәм итә. Мөстәкыйльлекнең Татарстанның гына түгел, авыл районнарының да үсешенә китерүен исбатлап торасы юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: