Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта социаль эшчәнлеккә зур игътибар бирелә

    Татарстанда тормыш сыйфатын үстерүдә социаль яклау­ның нәтиҗәле системасы безнең Кайбыч районы мисалында ачык күренә. Халыкны социаль яклау - райондагы иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Моның шулай икәнлеген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да һәрдаим ассызыклап тора. Бездә социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган кешеләр­ - ветераннар, инвалидлар, ялгыз яшәүче өлкәннәр, күп балалы, аз...

    Татарстанны еш кына барлык юнәлешләр буенча диярлек алдынгы үсеш алучы республика буларак мисалга китерәләр. Аның казанышлары төрле рейтингларда беренче бас­кычларда торуы белән дә раслана. Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - тормыш сыйфаты. Татарстан - яшәү дәрәҗәсе югары булган регионнар рейтингында Россия төбәкләре арасында дүртенче урында. Алдынгылык бары тик Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Санкт-Петербургта. Идел буе федераль округында Татарстан зур аерма белән лидерлык итә. Татарстанлыларның объектив саннар белән расланган иминлегенә (тормыш сыйфатын билгеләү методикасы үз эченә 64 күрсәткечне ала) күпчелек дәрәҗәдә республика җитәкчелеге тарафыннан нәтиҗәле алып барылган социаль сәясәт ярдәмендә ирешелә.
    Бездә социаль яклауга һәрвакыт өстенлекле игътибар бирелде. Пенсионерлар, күп балалы гаиләләр кебек ярдәмгә аеруча мохтаҗ категорияләрне яклауның нәтиҗәле системасын булдыру икътисади кризис вакытында аеруча мөһим һәм кирәк булды. Россиядә икътисади шартлар катлаулы булуга карамастан, безнең республикада социаль юнәлешле утыздан артык Президент программасының берсе дә тормышка ашырылудан туктамды.
    Бүгенге көндә Татарстанда социаль түләүләр системасы 30 төр федераль һәм 49 төр республика чараларын үз эченә ала. Әлеге системаның төп принцибы- адреслылык һәм нәтиҗәлелек. Социаль ярдәм чаралары алучыларның гомуми саны 1,7 миллион кеше. Ел саен бу төр ярдәм чараларын финанслау күләме үсә, 2010 елдан ул 1,7 тапкырга арткан. Социаль ярдәм алуда максималь уңайлыклар тудыру өчен аеруча мөһим булган 9 төр социаль түләүгә электрон гаризалар һәм документлар тапшыру системасы җайга салынган.
    Балалы гаиләләргә, беренче чиратта, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Татарстанда социаль яклауның нәтиҗәле системасын республика җәмәгать инициативалары тулыландыра. Татарстан авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда гаиләле балаларның актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән дистәдән артык проект тормышка ашырылган.
    2007 елдан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" проекты эшли. Ул Татарстан Республикасы Президенты патронатлыгында тормышка ашырыла. Ел саен хәйрия­челәр акчасына меңләгән балага мәктәп кирәк-ярак­лары, кием-салым алына. 2015 елда гына да проект ярдәмендә 11 меңнән артык баланы мәктәпкә җыендырдылар. Алар -аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, инвалид балалар һәм әти-әниләре инвалид булганнар, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр.
    2016 елдан "Мөстәкыйль яши алам" проекты тормышка ашырыла башлады. Ул физик мөмкинлекләре чикле балаларны укуны тәмамлагач, олылар тормышына яраклаштыруга юнәлдерелгән.
    Ветераннарны уңайлы торак белән тәэмин итү, "Үлемсез полк", "Җиңүнең кадерле йөзләре", "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар акцияләре - өлкән буынга һәм халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгына дан ул. Татарстанның "Безнең кадерле ветеран" дип исемләнгән уникаль социаль проекты Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан старт алды. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән. Бу проект - социаль өлкәдә хосусый дәүләт партнерлыгы. Ул бюджет хисабына һәм хәйриячеләр акчасына гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә һәр ветеранга шефлык итү оешмалары һәм волонтерлар беркетелгән. Алар көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәләр, кирәк вакытта акчалата да булышалар. 2014-2015 елларда төп көч ветераннарның сырхауханәләрдә дәвалану шартларын яхшыр­туга юнәлдерелде. Шул вакыт эчендә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә өстәмә 38 палата ачылды, 320 палатага капиталь һәм агымдагы ремонт ясалды, 300ендә җиһазлар алыштырылды.
    ҺӘР КЕШЕНЕҢ
    ҮЗ ЗАРЫ
    Социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрнең ел әйләнәсе эшләре тыгыз. Кайсы ел фасылы булуга карамастан, алар ярдәмгә ашыга. Өенә газ кермәгән ялгыз яшәүче әби-бабайның кышкылыкка утыны бармы, бакчасы утыртылганмы, урын өстендә генә ятучы инвалидлар ни хәлләрдә икән? Ата-ана­сы эчкечелеккә бирелгән балалар ничек яши, ә приюттагылары? Социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрне туры юлга бас­тыру, аларны эшкә урнаш­тыру, тормыш шартларын яхшыртырга ярдәм итү, балаларны мәктәпкә җыярга булышу, пособие-компенсацияләр билгеләү... Болар әле социаль хезмәткәрләр башкаручы эшләрнең бер өлеше генә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәмгә мохтаҗларның хәлләрен даими белешеп тора, булыша.
    Безнең районда Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 30 карт-карчык гомер йомгагын сүтә. "Өмет" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша 80 кешегә социаль хезмәт күрсәтелә. Ялгыз яшәүче һәм инвалид 52 кешене авылларда 32 социаль хезмәткәр карый. Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтеп узганча, социаль хезмәткәрләр даруын да, суын да, азык-төлеген дә алып кайта, мунчасын да ягып кертә, керен дә юа, бакчасындагы чүбен дә утый, хәтта беренче медицина ярдәмен күрсәтергә дә өйрәткәннәр үзләрен. Ялгыз яшәүче һәм инвалид 28 кешегә өч медицина хезмәткәре билгеләнгән. Социаль ярдәм чаралары алучылар -6685 кеше. Агымдагы ел башыннан ун пенсионерга шифаханә-курортларга юллама бирелгән.
    - Шифаханәләргә юлламалар бәясе кыйммәт икәнлеген барыбыз да беләбез. Пенсионер акчасына гына, балалары ярдәм итмәсә, бөтен кеше анда бара да алмый. Безнең кебек лаеклы ялдагы кешеләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен хөкүмәт ярдәм итә. Мин ел саен социаль яклау бүлеге аша дәваланырга шифаханәләргә барам, яңа көч туплап кайтам, - диде Чүтидән Сәйяр Шәрәфетдинов.
    "Безнең кадерле ветеран" акциясе дә уңышлы тормышка ашырыла.
    - Үзәк сырхауханәдә ветераннар өчен бөтен уңайлыклары булган палата бар. Мине анда яхшы дәвалыйлар - ди Кече Мәмедә яшәүче сугыш ветераны Александр Ершов.
    Татарстанның социаль сәясәтендә тагын бер мөһим юнәлеш - актив озын гомерлелек, өлкән яшьтәге татарстанлыларның икътисади мөстәкыйльлеге өчен шартлар тудыру. Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырылучы өлкән яшьтәгеләрне компьютер белеменә өйрәтү проекты да әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Мондый компьютер ликбезы ярдәмендә пенсионерлар электрон хезмәтләрдән файдалану, хезмәтләр өчен дистанцион түләү, аралашуны киңәйтү мөмкинлегенә ия булалар. 2011 елдан башлап 50 меңгә якын өлкән яшьтәге татарстанлы компьютер белемен үзләштергән. Безнең районда алар сиксәннән артык. Проектның популярлыгы елдан-ел арта. Татарстан командасы компьютер белеме буенча пенсионерлар арасында үткәрелгән Бөтенроссия чемпионатында барлык призлы урыннарны яулады. Ә кайбычлылар осталыкларын республика югарылыгында күрсәтте. Район мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева әйтүенчә, бездә узган ел 30 пенсионер "Интернет - озын гомер" программасы буенча компьютер белемен үзләштергән. Кошманнан Рәхимә Гарипова да алар исәбендә.
    -Зур кызыксыну белән бушлай компьютер белеменә өйрәндем һәм моңа шатланып туя алмыйм, - диде ул. - Хәзер мин өйдән чыкмый гына, компьютер аша түләүләр башкарам, балаларым һәм оныкларым белән интернет ярдәмендә аралашам, алар куйган яңа фотолар белән танышам. Лаеклы ялдагы кешеләрнең заман белән бергә атлавын кайгыртучыларга рәхмәт укучылар күптер дип уйлыйм.
    Районыбыз авылларында яшәүче ятим һәм караучысыз калган өч балага Олы Кайбычтан бөтен уңайлык­лары булган йорттан фатирлар бирелүе турында хәбәр иткән идек инде. Узган атнада Кайбычта "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит акциясе"нә йомгак ясалды. "Мәрхәмәтлелек" фондына акча күчерүчеләр әле хәзер дә бар. Изге эшләр күп башкарыла бездә. Алар дәвамлы булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: