Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта тантаналы төстә Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үттеләр

    Кояшлы май. Кешелек дөньясына җитмеш беренче Җиңү язы килде. Әлеге кадерле бәйрәмне Җиңү алып килгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тылда алны-ялны белми эшләгән тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары белән бергә каршы алдык. Алар шул елларның тере шаһитлары, яшь буынга үрнәк. Әле ярый алар бар, тик сафлары гына елдан-ел сирәгәя бара...

    Кайбыч урамнары буйлап, оешма-предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучыларын, авыл халкын үз эченә алган колонна килә. Һәркемнең йөзендә ягымлы елмаю, балаларның кулларында төрле төсле шарлар, транспарантлар, патриотик җырлар да, "ур-ра-а-а" тавышлары да, музыка да яңгырый, бик күп­ләр Георгий тасмалары таккан. Шушы рәхәт, тыныч тормышта яшәүче бәхетлеләр маршы бу. Узган ел Җиңүнең 70 еллыгына тулысынча яңартылган Дан мемориалы комплексына бару юлында әле быел гына әфганчыларның якты истәлегенә ачылган һәм батыр солдатларны гәүдәләндерүче һәйкәлгә веноклар салдылар. Ә Дан мемориалы комплексында безне районыбызның төрле авылларыннан килгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре каршы алды. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев аларның һәрберсе белән аерым таныштырды, данлы үткәннәренә дә тукталды. Әйе, без геройларыбыз­ны белергә тиеш! Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сугышчылар буынына чиксез рәхмәтләрен белдерде, күкләребезнең һәрчак аяз булуын теләде.
    - Илебезгә миллионлаган корбаннар алып килгән Бөек Ватан сугышына 71 ел элек нокта куелды. 9 Май - барыбыз өчен дә кадерле көн. Ул вакытта сугыш җиле кагылмаган бер генә йорт та калмаган. Бу Җиңү халык­лар дуслыгының ачык мисалы, Ватаныбыз азатлыгы илебез халкының бердәмлеге белән яуланды. Яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарны онытырга хакыбыз юк, бүген арабызда булган ветераннар алдында баш иябез. Без геройларыбыз Михаил Кузьмин, Андрей Кошкин, Иван Федоров, Салават Кәримовлар белән чиксез горурланабыз. Дан орденының тулы кавалерлары Тимерша Нәҗметдинов, Ислам Насыйбуллин, Василий Платонов, Иван Субботин да - Кайбычның батыр уллары. Районыбыз­дан ун меңгә якын кеше фронтка китеп, яртысы диярлек Ватан азатлыгы өчен чит җирләрдә башын салган. Бүгенге көндә районыбызда 23 сугыш ветераны яши. Аларны кадер-хөрмәттә яшәтү - безнең төп бурычыбыз ул.
    Кайбыч халкын респуб­лика Хөкүмәте исеменнән котларга килгән Татарстан статистика органы җитәкчесе Валерий Кандилов Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде.
    Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз, тарихчы-эзтабар Рәхимулла Гарифуллин исемнәре тарих ятьмәсендә югалган бик күп якташ-фронтовикларның исемнәрен ачыклады, бу хакта газетабызда даими рәвештә мәкаләләре дөнья күрә.
    - Еллар узса да, хәтер югалмый. Хәтер китабы, "Алар Бөек Җиңү алып кайтты" китабына исемнәре кермәгән меңгә якын солдатның исемен ачыкладым. Эзләнүләрем дәвам итә. Олы Кайбычтан 1913 елгы Габдрахман Әхмәдиев, 1919 елгы Рәхимҗан Гарифуллин, Кече Кайбычтан 1918 елгы Газый Хәйруллин, 1921 елгы Рәхимә Нурисламова һәм башка бик күпләрнең исемнәрен тапмадым мин китапларда, - диде ул.
    Сугыш утын кичкән ветераннар арасында Бәрлебашыннан Евдокия Вакатова да бар иде.
    - Сугыш һәм хатын-кыз... Бер-берсен бөтенләй янәшә куеп булмый. Бүтән беркайчан да кан коелмасын, халкым тыныч яшәсен, - диде ул.

    Тантанада мәктәп укучыларының патриотик рухта тәрбияләнүләренә тагын бер кат инандык. Төрле мәктәпләрдән килгән укучылар стройда йөрүдә осталыкларын күрсәтте. Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының талантына сокланырлык! Хәрби кием­нәргә киенгән яшьләр сугыш, тынычлыкка багышланган җырлар башкарды, биеде, ветераннар белән бергә вальс әйләнде. "Һәрвакыт булсын кояш" дип җырлаган балаларның теләге бар җиһанга ишетелсен иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: