Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта терлек азыгы әзерләү оешкан төстә дәвам итә

    Ямьле җәйләргә дә кердек. Авыл хезмәтчәннәре өчен эшнең иң кызган чагы хәзер. Терлекләргә кышлату чорына җитәрлек күләмдә мал азыгы әзерләргә кирәк. Фермаларда да малларның баш саны күп, шуңа да печән-саламын, сенаж, силосын мулдан әзерләү мөһим.

    Татарстан Президенты катнашында һәр атнаның шимбәсендә уза торган видеокиңәшмәдә дә аграр министр Марат Әхмәтов районнарда печән әзерләү кампаниясенең барышы, сөтчелек тармагында эш торышына даими анализ ясый. "Авылда хәзер иң киеренке чор,-диде ул.-Күп районнар үз алларына куелган бурычны намус белән үти. Республикада терлекчелек тармагында да, терлек азыгы әзерләүдә дә, иген кырларын чүп үләннәре, корткычлардан саклау буенча да эшне комплекслы һәм нәтиҗәле алып баруның матур миссаллары күп." Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр белән очрашуында мал азыгы әзерләү темпларын тизләтү бурычын куйды. Безнең районда да азык хәзерләү кампаниясе оешкан төстә дәвам итә. Районда күпьеллыклар 12502 гектар били. 16 июньгә шуның 4396 гектарында яшел масса урылган, 717 тонна печән хәзерләнгән, 6034 тонна сенаж салынган. Азык базасын ныгытуда "Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте филиаллары аеруча нәтиҗәле эшли. "Яңа юл" хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә сынатмый, бер баш терлеккә 7,6 центнер азык хәзерләргә өлгергәннәр инде. Игенче-механизаторлар аяз көннең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.

    Оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре дә җәйге чорда авыл хезмәтчәннәренә ярдәмгә килә. Хәзер алар яфраказык әзерли башлады. Витаминлы азыкны һәр оешма үзләренә беректелгән хуҗалыкка тапшыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: