Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта терлек азыгы әзерләү темплары арта

    Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү темплары арта бара. Механизаторларыбыз кышкы чорда терлекчелек тармагыннан мул продукция алуның нигезе бүгеннән салынуын яхшы аңлый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 18 июльгә күпьеллык­ларның 10500 гектарында беренче катка чабу төгәлләнгән. Барлыгы 2 мең тонна печән хәзерләнгән, 52 мең тонна сенаж салынган. Бер...

    "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында да терлек азыгы хәзерләү оешкан төстә бара. Биредә 374 тонна печән, 8892 тонна сенаж хәзерләгәннәр. Без Ябалак бүлегенә барганда, костер үләне басуында кызу эш бара иде. Монда эш комплекслы алып барыла. Рузалит Тимершин "МТЗ-1221" тракторына тагылган "Лайнер" агрегатында яшел массаны теземнәргә сала. "МТЗ -1221" тракторларына тагылган агрегатларда Радик Ярхәмов, Андрей Павлов, Айрат Зарипов печәнне рулоннарга төрә. Аларны "МТЗ-1221" тракторына тагылган "КУН-10" агрегаты белән Айрат Нигъмәтҗанов автомобильгә төяп тора.
    - Бездә күпьеллыклар 1400 гектар мәйдан били. Фермаларда мөгезле эре терлекләр шактый күп. Шуңа да азыкны кышлату чорына мөмкин кадәр күбрәк әзерләргә тырышабыз. Тиздән механикалаштырылган отряд сенаж салырга киләчәк, - диде бүлек управляющие Раил Галиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: