Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара

    Питрауга кадәр дару үләннәре, мунча себеркесе җыеп калырга кушалар. Чөнки үләннәрнең шифасы тамырга китә диләр, агач яфракларының да файдасы кими төшә. Белмим, оешмаларда эшләүчеләр бу хакта беләме-юкмы, әмма күбесе шушы көнгә кадәр яфраказык әзерләү буенча үзләренә җиткерелгән планны үтәде инде.

    Һәр елдагыча, быел да оешма-предприятие­ләр хезмәткәрләре авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән яфраказык җыйды. Көннәр буена кызу кабинетларда утырган, безнең редакция коллективы өчен дә табигатькә чыгу бер күңеллелек кенә булды. Юк, хәзер элеккеге кебек һәр атна саен диярлек ай буена урманга йөрисе юк. Коллективтагы һәр кешегә егермешәр пар исәбеннән юкә себеркесен ярты көн эчендә җыеп, Кошман фермасына илтеп тапшырдык. Ә инде ике атналап вакыт узгач, районда яфраказык җыюның бердәм көне игълан ителде. Ул көнне бездән ерак түгел генә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре эшләде. Шат күңел, уен-көлке белән эшләүче белгечләр яфраказыкның бозау­лар организмына файдалы икәнлеген яхшы белә.
    - Барлык хуҗалыкларда да аны кышлату чорында уңышлы кулланалар, - диде идарә начальнигы Фиргать Басыйров. - Витаминнарга бай азык яшь терлекләрнең авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, үлем-җитемгә юл куймый, алар аны яратып ашый.
    Районыбыз хуҗалык­ларында печән әзерләү, сенаж салу да дәвам итә. Район буенча 14 июльгә 5100 тонна печән, 64000 тонна сенаж салынган, 140 тонна яфраказык әзерләнгән. "Олы Колаңгы", "Родина", "Яңа юл" хуҗалыклары печән әзерләү планын үтәгән инде. "Яңа юл"да сенаж салу планын да үтәгәннәр. Әлеге хуҗалыкта бер баш шартлы терлеккә бүлеп исәпләгәндә, 26,2 центнер азык берәмлеге терлек азыгы әзерләнгән.
    - Без ел саен малларга азык әзерләүгә зур игътибар бирәбез. Узган елгыдан да шактый гына запасыбыз калган иде. Быел яфрак­азык җыю планын да былтыргыдан арттырып үтәдек, - диде "Яңа юл" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Тимершин. - Хәзерге вакытта берьеллык үләнне печәнгә җыябыз. Техника да, эшче көчләр дә җитә. Механизаторлар иртәнге сәгать җидедән кичке сәгать уннарга кадәр эшли. Мул продукция алуда сыйфатлы терлек азыгының әһәмиятен истән чыгармыйбыз. Күпьеллык­ларны уруда Рәмис Бикбов, аны җыйдырып, төяүдә "Полесье" комбайнында Фәнис Бикбов, яшел массаны сенаж базына ташып торуда "КамАЗ" машинасында Фәһим Халиков, "МТЗ-1221" тракторларында Радик Гыйләҗев һәм Марат Хәвиев тырышып эшләде. Сенажны "МТЗ-1221" тракторы белән Ильяс Садыйков тыгызлап торды. Терлек азыгы әзерләүне алга таба да дәвам итәчәкбез.
    Терлек азыгы әзерләүгә беренчеләрдән булып керешкән "Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте филиалларында да кышка ныклап әзерләнәләр. Берничә ел җәйге чорда коры, эссе һава шартлары саклануы, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен эшне кырыс шартларда алып барырга өйрәтте. Быел исә, Аллаһы Тәгалә игенчеләребезгә теләктәшлек белдергәндәй, яңгырын да, кояш нурларын да мул бирә. Димәк, хуҗалыклар кышлату чорына җитәрлек итеп терлек азыгы әзерли алачак, бөртек­леләрдән дә югары уңыш алырга өметләнергә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: