Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта төрле милләт халыкларын берләштергән “Халкым хәзинәсе” фестивале узды

    Кайбыч районында төрле милләт халыкларының дус-тату яшәгәнен белә идек инде, ә менә бу халыкның рухи хәзинәсе, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, уеннар, җырлар, йолалар белән ни дәрәҗәдә бай булуын «Халкым хәзинәсе» фестиваленең Олы Кайбыч мәдәният йортында йомгаклау этабын карарга баргач кына күрдек. Кәләш озату йоласы, ташу киткәндә уйнала торган уеннар, безнең...

    Ул көнне мәдәният йортының фойесында ук тамашачыларны тарих үзе каршы алды. Татар, керәшен, рус, чувашларның инде музейларда гына сакланучы көнкүреш әйберләре урын алган иде анда. Чүпләм сөлге, тукылган тастымаллар, керәшен тәнкәләре... "Халкым хәзинәләре" фестивале белән танышырга Казан каласыннан мәртәбәле кунаклар - якташыбыз, Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова, "Бәрмәнчек" ансамбле җитәкчесе Артур Поляков, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова һәм "Түгәрәк уен" журналыннан Лилия Сәлимуллина кайт­кан иде.
    Кунаклар - дәрәҗәле дә, ә менә сәхнәдә чыгыш ясаучы артистларыбыз - гади авыл халкы иде. Кем пенсия яшендә, кем укытучы, китапханәче, фермада мал караучылар да бар иде арада. Сәхнәгә чыгу җиңел эш түгел, әмма һәркем үзенчә тырышкан! Әле ахырдан белештек, фестивальдә катнашкан иң олы кешеләр - Ульянково авылының "Рябинушка" иҗат коллективыннан Мария Чернова һәм Колаңгының "Радуга" ансамблендә чыгыш ясау­чы Любовь Сергеева булган. Аларның икесенә дә 79 яшь! Сәхнә яшәртә дә, буыннарны да яздыра шул ул. Бу апаларның чыгышын да чын күңелдән сокланып карап утырдык.
    Фестиваль Иске Чәчкаб авылы иҗат коллективының "Бәбигә исем кушу" йоласын күрсәтү белән башланып китте. Монда катнашкан апаларның һәркайсы диярлек кулында онык тибрәткән дәү әни. Алар балага ничек матур итеп эндәшәсен дә, бәби чәенең тәртипләрен дә әйбәт белә. Шунысын да әйтергә кирәк, болай зурлап чыгыш ясаулары әле тәүге тапкыр гына! Шуңа да чыгышлары табигыйлеге һәм тормышчанлыгы белән аерылып торды. Алардан соң сәхнәгә чыккан коллективлар чыгышларын да йотлыгып карадык. Рус халкының өздереп башкарылучы җырлары күңелгә кереп калды. Костюмнар, сәхнәдәге декорацияләр, бишек, мич, бүкән белән балта кебек элементлар йолага, гәүдәләндерелгән чорга туры килерлек итеп әзерләнгән. Үзешчән талант һәм тырышлык сәхнәгә чык­кан иде ул көнне. Сокландык. Гаҗәпләндек Һәм чын күңелдән алкышладык.
    «Пашла каша»
    Борындык авылы үзеш­чәннәренең боз озату йоласын күрсәтүе юкка гына түгел. Зөя елгасы ярына урнашкан бу авыл кешеләренә су ерып йөрүләр, авылны су басу гадәти күренеш. Су буендагы уеннарны, ышануларны, хәтта бозга учак та ягып күрсәтте алар! Мондый йоланы сәхнәгә куеп бигрәк дөрес эшләгән борындыклылар. Боз киткәнен карарга барганда суга карап нинди теләк теләргә кирәклеген, элеккеләр бу табигать күренешен тулы бер күңелле бәйрәмгә әйләндергәнен яхшы беләбез хәзер. Ә тиздән ташу китә торган чак! Багайлылар һәм Олы Кайбычлылар элеккеге вакытта егетләрне армиягә озату күренешен күрсәттеләр. Армиядән исән-­имин әйләнеп кайтсын өчен әти-әниләр улларының кулын онга манып, уч табанын түбәгә төшерә торган булган икән. Кемнәрдер утын ярган балтасын саклаган, ә әни кеше кайтканчы көтеп торыр дип улына икмәк тешләтеп калдырган, ризык тартып кайтара дигән ышану әле хәзер дә саклана. Иске Тәрбит авылыннан килгән "Сәүдияр" коллективы "Кәләш килешү" йоласын, Арыслан авылы үзешчәннәре туй алдыннан кызлар җыелу гадәтен сәхнәдә яңартты. Олы Тәрбитлеләр "Олы көн"не, каргалалылар "Троица" бәйрәмен, колаңгылылар "Проводы Березки" йоласын бик тәфсирләп сурәтләп бирделәр. Кече Мәме авылыннан килгән "Палан" иҗат төркеме чуваш халкының туй күренешен күрсәтте. Туйга пешерелгән ризыклар, уен-көлке, егет белән кызның вәгъдәсе, начар көчләрне куучы чыбыркылы егет... Сценарийга барысы да кертелгән! Туй кунакларына кайтып китәр вакытны җиткәнне ымлап, табынга махсус "пашла каша" дип аталган чуенда пешерелгән ризык чыга икән. Мондый шаярулы мизгелләр тамашачыларга бигрәк ошады, рәхәтләнеп көлә-көлә кул чаптылар. Ульянково һәм Рус Бәрлебашы авылы иҗат коллективы шаярулар белән тулы кич утыру күренешен күрсәтте. Монда авыл яңалык­лары да, ярминкә хәлләре дә яңгырады. Әле бит мин үскәндә генә дәү әниләрнең бәйләү алып кич утырырга йөрү гадәте бар иде. Ә хәзер йоланы кичләрен телевизор карау, балаларның компьютер дөньясына чумуы алыштырды. Их, уянасы иде бит, бу заманча технологияләрдән ерагаясы иде бераз!
    Һәркемгә бүләк
    Шактый озак дәвам иткән әмма бик кызыклы бу чараның тәмамланыр вакыты да җитте. Сәхнә төрле милләт костюмнары кигән үзешчән артистларыбыз белән тулды. Районыбызның төрле авыл җирлекләреннән килгән унике иҗат коллективы басып тора иде биредә. Баш киемнәре, күлмәкләр төрле булса да монда дуслык, аерым бер дулкынлану һәм бердәмлек хисе аңкый иде. Район һәр коллективка да акчалата бүләкләр әзерләгән. Ә фестивальнең җиңүчеләре булып - Кече Мәменең "Палан" (беренче), Иске Тәрбит авылыннан "Сәүдияр" (икенче), Каргала авылыннан "Сударушка" (өченче) иҗат коллективлары билгеләнде. Иң үзенчәлекле чыгыш булып - Иске Чәчкаб авылы иҗат коллективы танылды, аларга өч мең күләмендәге сертификат тапшырылды.

    Якташыбыз Артур Поляков, «Бәрмәнчек» ансамбле җитәкчесе: «Кайбычта узган бу фольклор фестивале минем өчен зур ачыш булды. Дөресен әйтергә кирәк, мондый ук матур күренешкә, халыкның зур байлыгына тап булырмын дип уйламаган да идем. Һәр коллектив, берсен-берсе кабатламыйча, бик үзенчәлекле итеп үзләренә хас йолаларны күрсәтте. Кече Мәмедән килгән коллективның чуваш халкының туй күренешен бөтен нечкәлекләре белән өйрәнеп шулкадәр ихлас итеп күрсәтүләре мине чыннан да бик гаҗәпләндерде. Район җитәкчелегенең дә бу фестивальне күтәреп алуы, һәр коллективка бүләкләр тапшыруы, хуплап чыгуы, әлеге чараның озын гомерле булачагына зур бер этәргеч булды дип уйлыйм. «Халкым хәзинәсе» фестивале районда гына калмыйча, республика дәрәҗәсендә уздырылучы матур бер мәдәни чара була алыр иде. Халыкның гореф-гадәтләренә әлегә Рәсәйдә зур игътибар бирелми. Ә менә чит илләрдә мондый йолаларга багышланган чаралар югары бәяләнә. Бу тәҗрибә озакламый безгә дә килеп җитәр дип уйлыйм. Чөнки тарихын, телен, нәселен белгән халык кына ныклы һәм озын гомерле була ул».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: