Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта урак барышында янгын сүндерүчеләр сакта тора

    Бүген районның кайсы гына хуҗалыгына барма, анда тулы-куәтенә урып-җыю эшләре дәвам итә. Уракның кыска срокларда сыйфатлы гына түгел, хәвеф-хәтәрсез дә үтүе мөһим.

    Шул максатта урып-җыю техникасы эшләгән кырларда янгын сүндерү машиналары дежур тора. Чүтидән Касыйм Аписов та комбайнчылар белән беррәттән, икмәк язмышы өчен көрәшә. Ул үз авылларындагы ирекле янгын сүндерү хезмәтендә эшли. Хезмәттәше Руздан Гыйззәтов белән чиратлашып, бер көн авылда, бер көн игенче-механизаторлар эшләгән кырда дежур тора.
    - Урып-җыю кампания­сендә өченче ел рәттән катнашам. Көннәр хәзерге кебек коры һәм кызу торганда, янгын чыгу куркынычы тагын да арта, - диде Касыйм Аписов. - Комбайнчылар артыннан бер дә калмыйбыз, алар белән бергә кыр­дан-кырга күчеп йөрибез.
    Урып-җыю эшләренә җәлеп ителгән техника да янгын сүндерү таләпләренә нигезләнеп җиһазланган.
    - Урак алдынннан безнең һәрберебез белән янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрелде. Комбайннарыбызда һәрвакыт аптечка, чиләк, көрәк, сәнәк, себерке, ком һәм запас су йөри. Янгын сүндерү машиналары да һәрвакыт без эшләгән кырда дежур тора, - диде "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалы комбайнчысы Рифат Фәхретдинов.
    Иртәдән кичкә кадәр басу-кырларда иминлек сагында торучыларга уңышлар юлдаш булсын. Янгын сүндерү машиналары су белән тулып торсын, аларны бушатырга туры килмәсен. Ут-күз була күрмәсен, урып-җыю кампаниясе фаҗигаларсыз һәм имгәнүләрсез генә үтсен иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: