Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта узган футбол ярышы 1.0 исәбенә төгәлләнде

    Авыл җирлекләрендә депутат булырга теләк белдереп, праймеризда катнашучылар һәм сайлаучылар бүген футбол уйнады. Ике команда составында да 15әр уенчы иде. Бу ярыш "Президент белән бергә" исеме астында узды.

    Футболда беренче булып тупны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин типте. Уен башланыр алдыннан ул барлык уенчыларны һәм җанатарларны Россия көне белән котлады. Уенда барлык авыл җирлекләреннән дә уенчылар бар иде. Арада яшьләр дә, урта яшьтәгеләр бар. Надеждинода управляющий булып эшләүче Иван Калеев та инде илледән узган.

    -Мин соңгы тапкыр кайчан футбол уйнаганымны хәтерләмим дә инде, мөгаен, мәктәптә укыгандадыр,- диде ул.

    -Дулкынланасызмы соң?

    -Ю-ю-ю-к, мин дулкынлану яшеннән узган бит инде,- диде, елмаеп.

    Ә Мәлки кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков заманында беренче разряды футболчы булган. Мөрәле мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин, РУЭС начальнигы Игорь Канашов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов һәм башка бик күпләрнең спорт яратулары күренеп тора. Игорь Геннадьевич сайлаучылар капкасына гол кертүче дә.

    -Бу ярышта депутат булырга җыенучылар җиңде. Киресе булса, сайлаучылар командасын депутатлыка тәкъдим иткән булыр идек, -диде Альберт Рәхмәтуллин, шаяртып. -Сайлаучылар да яхшы уйнады. Мондый футбол ярышын сайлаулардан соң да үткәрергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: