Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта ялган аракы сатучыларга көн бетә

    Күпме генә бу хакта язма-сөйләмә, ялган аракы белән сәүдә итү темасы актуаль булып кала бирә. Чөнки эчкән кешегә - диңгез тубыктан, аны сатучыларга - барыбер, алар табыш артыннан куа. Бөтенесе дә түгел билгеле, ләкин шул ук вакытта бу юнәлештә рекорд куючылар да бар.

    Моннан берничә көн элек алкоголь продкуциясе һәм этил спиртының законсыз әйләнешенә юл куймау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды һәм анда кызыклы гына фактлар яңгырады. "Алга" җәмгыяте, әйтик, читтән кертелгән аракы сату күләмен июнь аенда 31 процентка җиткергән.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мондый башбаштаклыкка кичекмәстән нокта куелырга тиеш, дип белдерде. "Район зур түгел, алга таба моның ише закон бозу очраклары бүтән кабатланмасын", - диде ул. Полиция хезмәтенең мобиль төркеменә кибетләрдә, халык арасында ялган аракы сату очракларын ачыкларга кушты.

    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары, комиссия рәисе Илдус Гайнуллин үз чыгышында һәрбер сәүдә җәмгыятенең, һәрбер кибетнең читтән кертелгән аракыны күпме күләмдә сатуын конкрет атап китте. Читтән кертелгән аракы сатуны тиешле күләмнән (5 проценттан) арттырган өчен сәүдә объектлары исемлегенә өченче тапкыр кергән "Алга" җәмгыятенә тагын бер кат җитди кисәтү ясалды. Кара исемлектә тагын ике сәүдә ноктасы бар. Болар - ике ай рәттән читтән кертелгән аракыны тиешле күләмнән артык саткан Корноухово һәм Турминский кибетләре. Билгеле инде, аларны да моның өчен башларыннан сыйпамадылар. Сәүдә җәмгыятьләренә спиртлы эчемлекләрне сату вакытын бозмаска кирәклеге дә әйтелде.

    Татарстан дәүләт алкоголь инспекиясенең Яшел Үзәндәге территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Анна Гыйләҗева хәбәр иткәнчә, Казахстаннан кайтартылган аракы сату очраклары ешайган. Бәясе чагыштырмача арзан булганга күрә, халык күп очракта аракының шушы төренә өстенлек бирә. Тик сатып алучылар ялган аракының сәламәтлеккә бик тә зыянлы икәнлеге турында аз булса да уйлансыннар иде. Ялган аракы сату фактларын белсәгез, алкоголь продукциясенең һәм этил спиртының законсыз әйләнешенә юл куймау һәм кисәтү инспекциясенең райондагы бүлегенә шалтырытыгыз. Телефон - 2-11-75.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: