Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта ярминкә гөрләде

Авыл уңганнары тырышлыгы белән үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән көзге ярминкәләрдә сәүдә итү бездә күптән матур традициягә әйләнде инде.

Кайбычлылар Казан шәһәре халкын да кышкы чорга яшелчәләр, көндәлек кирәкле ит-сөт продуктлары белән тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Алар Татарстан хөкүмәте карары белән үткәрелүче ярминкәләрдә даими катнашып килә. Ә узган атнаның якшәмбесендә Кайбычның үзендә ярминкә гөрләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ихтыяҗ булса, авыл хуҗалыгы ярминкәсен тагын үткәрергә әзер булуларын әйтте.
Көзге ярминкә көнендә кайбычлыларга табигать тә теләктәшлек белдерде булса кирәк. Яңгырсыз, кояшлы бу җылы көндә барысы да иртдән үк ярминкәгә ашыкты. Бу көнне ярминкә ике мәйданда узды: район электр элемтәсе узел һәм балалар сәнгать мәктәбе янында. Беренчесендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, авыл җирлекләре, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, икмәк пешерүчеләр сәүдә итсә, икенчесендә мәктәп коллективлары бакчаларында үстерелгән яшелчәләр, кайнатма, салатлар, кыскасы көзге нигъмәтләрен тәкъдим итте. Хуҗалыклар алып килгән ашлык, печән, салам, ит-сөткә ихтыяҗ зур булды. Шәхси хуҗалыкларда уңган апаларыбыз кайнаткан эремчек, кортны да яратып алдылар. Һәрке үз товарын мактый:
-Салтыйган катыгы иң тәмлесе, безнең янга килегез!- авыл китапханәчесе Гөлсинә Камалованың стып алучыларга үз товарларын мактавы әллә каян ук ишетелеп тора.
-Төрле исемдәге бу гөмбәләрне әле бүген генә иртә таңнан үзем җыеп кайттым,- ди Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов.
Биредә сөт, ит, эремчек, корт, камыр ризыклары, төрле яшелчәләр, балык, каз, үрдәк итләре, яңа җыелган, тозланган гөмбә, төрле кайнатмалар, консервланган яшелчәләр сатып алырга була иде. Багайлылар йон оекбашлар, бияләйләр дә сатуга куйган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров һәм башка җитәкчеләр сәүдә рәтләрен карап үттеләр.
- Барлык хуҗалыклар да, авыл җирлекләре дә ярминкәгә зурдан әзерләнеп килгәннәр, рәхмәт аларга. Биредә халыкка ни кирәк, барысы да бар, рәхим итеп алсыннар гына, - диде Алексей Николаевич ярминкәгә бәя биреп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта ярминкә гөрләде