Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта яшәүче сугыш ветеранына улы хезмәт иткән частьтән телеграмма килде

    Кече Мәме авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершовка 90 яшьлек юбилее уңаеннан Мәскәү өлкәсендәге Нарофоминск шәһәрендәге хәрби часть командирыннан котлау телеграммасы килде. Часть командиры Владимир Горный кул куйган әлеге телеграммада мондый юллар бар:

    "Хөрмәтле Александр Константинович! Аерым ремонт-төзекләндерү батальонының шәхси составы сезне олуг юбилеегыз уңаеннан кайнар котлый. Сезгә ныклы сәламәтлек, көннәребезнең имин булуын телибез. Интернациональ бурычын Әфганстанда үтәгән улыгызны да үзегезнең үрнәктә тәрбияләвегез өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез". Ветеранның улы Юрий Александрович әйтеп узганча, аны әфган җиренә шушы частьтан алганнар. "Монда без яшь сугышчы курслары уздык, 9 Майда хәрби ант кабул иттек. Бераздан безне, шул исәптән Владимир Горныйны, Кабулга җибәрделәр.1982 елның 16 маеннан 1983 елның 20 декабренә кадәр хезмәт иткәннән соң кабат шушы частька әйләнеп кайттык. Бер-беребез белән скайп аша даими аралашып торабыз. Узган ел 15 сентябрьдә Кырымда, 6 ноябрьдә Воронежда очраштык. Ә әти телеграмманы шатланып кабул итеп алды", - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: