Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта ятим балаларга яңа йорттан ачкыч бирделәр

    Яңа көн туды исә, Кайбычта бер яңа вакыйга. Узган җомгада район үзәгендәге өч катлы яңа йорт файдалануга тапшырылды. Өй туйлары - бездә сирәк очрый торган хәл түгел. Тик өч катлы, күпфатир­лы йорт Кайбычта әле беренче тапкыр ачыла! Ә иң беренче булып фатирларны ятимнәргә бирделәр.

    Тантаналы ачылышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, аның урынбасарлары һәм район халкы да катнашты. Фатир алучыларның шатлыгын уртаклашыр­га туганнары, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Иске Тәрбит авыл җирлекләре башлыклары бүләк белән килгән иде. Район үзәгендәге бу 18 фатирлы йортның төзелеш инвесторы - Татарстан Президенты каршында эшләп килүче Дәүләт торак фонды.
    Ул көнне яңа йортның фатир ачкычларын әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган өч ятим балага тапшыр­дылар.
    Безнең район бер урында гына тормый, ул һәрвакыт үсештә. Бу күп катлы йорт - шуның бер дәлиле.
    - Шунысы куанычлы: ятим балаларны торак белән тәэмин итү турындагы дәүләт программасы Кайбычта да эшли башлады хәзер. Бүген ятим һәм ата­-ана­­ тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга барлык уңайлыклары да булган фатир ачкычлары тапшырабыз. Бу йортны төзүдә үз өлешләрен керткән республика җитәкчелегенә үзебезнең рәхмәтләребезне белдерәбез, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
    Кызыл ленталар бәйләнгән фатир ачкычлары Хуҗа Хәсәннән Татьяна Матвеевага, Олы Подберезьедан Наталья Шершиковага һәм Иске Тәрбиттән Вениамин Яковлевка тапшырылды.
    Район башлыгы бу күпкатлы йортны төзеп, тиешле дәрәҗәгә җиткергән подрядчы Илгиз Шәрәфиевка уңышлар теләде һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.
    - Торак йорт тапшыру - һәрвакыт шатлыклы вакыйга ул, - диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова. - Республика һәм район җитәкчелеге әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны һәрвакыт үзенең канаты астына алып, кайгыртып тора. Матур районның матур кешеләре матур өйләрдә яшәргә тиеш!
    Фатирлардагы бүлмәләр иркен, якты. Ятимнәргә бирелгән фатирларда җиһаз да куелган, тәрәзәләрен зәвыклы челтәр-пәрдәләр бизи. Болар- район җитәкчелеге бүләге.
    Тормыш бу балаларга балачактан ук үзенең кырыслык­ларын күрсәтсә дә, бүген алар өчен бәхет елмайды, дип әйтергә була.
    "Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турындагы" законга кертелгән ятим балаларны торак белән тәэмин итү турындагы үзгәрешләр нигезендә ятим балаларга уңай шартлары булган торак бирелергә тиеш.
    Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Зөлфия Гарәфетдинова аларның проблемаларын, тормыш хәлләренең бөтен нечкәлекләрен белеп яши. Фатир алучыларга да кирәкле документларны рәсмиләштерергә булыша.
    Татьяна Матвеева сигез яшьтән әти-әни­сез­­ кала, абыйсы Василий гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Хәзер инде үзе дә әни булган - ике яшьлек Эвелина исемле кызын үстерә.
    -Үз фатирың булу -олы бәхет инде ул. Кызым белән бергәләп барысын да җайларбыз. Безгә булышучыларның барысына да рәхмәтләремне белдерәм, - диде Татьяна.
    Наталья Шершикова күпбалалы гаиләдә тәрбияләнә. Әнисе -кызы туганнан алып бүгенге көнгә кадәр беренче группа инвалид, урын өстендә генә ята. 17 яшендә кыз әтисен дә югалта. Бүгенге көндә Наталья ике яшьлек улы Костяны тәрбияләп үстерә һәм икенче баласын көтә. Вениамин Яковлев 11 яшендә ятим калган. Әти-әни мәхәббәтен аңа дәү әнисе Евгения Яковлева һәм опекуны Григорий Михайлов биргән. Егеткә 21 яшь, Казан техник-авиация көллиятен тәмамлаган. Һәрберсе үз фатирларында бәхетле булып, түгәрәк тормышта яшәсен иде!

    Көзгә тагы өч ятим балага фатирлар бирелер дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: