Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта юлсызлык проблемасын хәл итүгә зур игътибар бирелә

    Кайбычта юллар төзү һәм халыкны эчәр су белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Районның күпчелек авылларында ел саен бер урамга гына булса да вак таш юл салына.

    Быел юлсызлык проблемасын хәл итү максатында Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленеп бирелгән акча хисабына Багай авыл җирлегенә караган Арыслан авылыннан Колабирде авылы клубына кадәр өч чакрым, Багай авылында Совет урамында 600 метр озынлыкта вак таштан юл салынды. Төзелеш эшләрен "Татавтодор" берләшмәсенең Кайбыч участогы алып барды.
    - Язгы, көзге пычракларнда, кышкы бураннарда Колабирде авылына барып җитүе бик кыен иде. Кайткан кунакларга пычрак вакытларда автомобильләрен Арыслан авылында калдырырга туры килә иде. Хәзер вак таш түшәлгән юл авыл клубына кадәр бара. Авыл халкы әлеге зур бүләк өчен республикабыз, районыбыз җитәкчелегенә рәхмәтле, - ди Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова.
    Олы Подберезье авыл җирлеге составына кергән Каргалы авылында яшәүчеләргә дә быел шундый бәхет елмайды. Биредә кечкенә авылларны юл белән тәэмин итү буенча республика программасы нигезендә Олы Подберезьедан Апас районының Багыш авылына илтүче юлдан Каргалы авылының клубына кадәр вакташ юл салынды.
    - Әлеге юлның озынлыгы - 1600 метр. Юл төзүчеләр башта авылга кадәр дамба күтәрде, елга аша күпер салды һәм өслегенә вак таш җәйде. Авыл халкы моңа бик шат һәм рәхмәтле. Хәзер булган юлның кадерен белеп, аны озак еллар хезмәт итәрлек итеп сакларга гына кирәк, - диде Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев.
    Инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы буенча әйдәүче белгече Айдар Әбүзәров әйтүенчә, Арыслан-Колабирде авыллары арасында өч чакрым 100 метр арада вак таштан юл салынган. Ул файдалануга тапшырылган инде. Бу максатка республика бюджетыннан 28 миллион акча бүлеп бирелгән. Ә Каргалыдагы юл төзелешенә 30 миллион сум акча бүленгән. Бу мондагы эшләрнең беренче этабы. Киләчәктә, икенче этапта - Каргалы авылы Апас районының Багыш авылы, өченче этапта - Каргалы авылы Олы Подберезье авылы белән тоташачак. Димәк, авылларны юллы итү өчен зур көч куела.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: