Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычтагы изге эшләр бар халыкны берләштерә

    Узган атнада Татарстанга ике көнлек визит белән Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл килде. Аның визитының төп максаты - Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салу тантанасында катнашу һәм православие диненә ышанучылар белән очрашу иде.

    - Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу белән беррәттән, Болгар ислам академиясе дә төзелә. Бу Татарстанда алып барылучы динара һәм милләтара дуслык, бердәмлек, дәүләтнең конструктив дини диалог үсешенең ачык мисалы, - диде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов патриарх Кириллның Казанга визиты вакытында. Бөтен Россиянең патриархы үзе дә гүзәл Татарстаныбызда халыкларның дус-тату яшәвенә соклануын белдерде:
    - Татарстанда мәсьәләгә шулай якын килеп эшләү ул - традиция. Православиелеләр һәм мөселманнар өчен изге урыннарны торгызу эше сездә даими һәм планлы рәвештә алып барыла, - диде ул. - Республика җитәкчелеге дә бөтен традицион конфессияләрнең игелекле башлангычларына ярдәм кулы суза. Күрегез әле: христиан соборы нигезенә таш салу тантанасында мөселманнарның югары дин әһелләре дә катнаша. Моны тагын кайда күрергә була? Бары Россиядә генә! Без бердәм халык, көчебез дә шунда безнең!
    Әлеге мөһим вакыйганың шаһитлары арасында кайбычлылар да бар. Турминскийдагы Изге Троицк чиркәве каршында оешкан Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева безгә болай диде:
    - Миңа патриарх Кирилл белән ике көн рәттән очрашырга туры килде. Беренче көнне без, Кайбычның төрле авылларыннан җыелган православлар, барлыгы 34 кеше, аның катнашында Свияжск утравында узган чараларда булдык. Икенче көнне Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салу тантанасына бардык. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Николай атакай, Кайбычның православ яшьләре дә шунда иде. Толерантлык, төрле конфессия вәкилләренә тигез караган рес­публикада яшәвебез белән бәхетле без.
    Зур казанда ни кайнаса, кечесендә дә шул кайный диләр бит. Төрле конфессия вәкилләренең дус-тату яшәве буенча безнең Кайбыч районын да бик күп­ләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Бу гади сүзләр генә түгел, ә конкрет эшләрдә чагылыш таба. Әнә бер көнне Чүти авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Василий Уткинның капка төбенә таныш булмаган йөк машинасы килеп туктый. Машина белән идарә итүче үзен Чувашиянең Чебоксар шәһәрендә яшәүче Алексей Гордеев дип таныштыра.
    - Мин үзем сезгә күрше Батыр районында туып-үскән чуваш егете. Бу авылда тырыш халык - керәшен татарлары яшәгәнлеген дә беләм. Төзелеш материаллары ташу белән шөгыльләнәм. Казаннан йөк төяп кайткан вакытта гел сезнең авыл аша үтәм. Чиркәү төзелешегез бик кызу барды да, нигәдер туктап калды әле. Изге эшкә тотынгансыз. Кирпечегез җитмәсә, мин сезгә ярдәм итәргә әзер, - дигән ул.
    Чыннан да кирпечнең беткән чагы була һәм, әлеге сөйләшүнең матур нәтиҗәсе булып, Олы Тәрбит авылына бушлай 60 мең сумлык кирпеч кайтартыла!
    - Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салу вакыйгасын телевизордан бөтен гаиләбез белән карадык. Патриарх Кириллның Татарстанда мөселманнар белән православие динедәгеләр арасындагы дуслыкны соклангыч дип атавына шатландым, - диде Василий Уткин. - Бездә чиркәү төзелеше вакытында да аеруча нык күренде ул дуслык! Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык башлангычларыбызны хуплый, гел булышырга гына тора. Гомер күрмәгән чуваш кешесе бушка шуның кадәр кирпеч бирсен ди инде! Безнең авылда чиркәү төзелешенә Чүти авылында яшәүче мөселманнар да спонсорлык ярдәме күрсәтте. Чүтидә үсеп, хәзер Чебоксарда яшәүче Илшат Низаметдинов ун мең сумлык төзелеш сеткасы бирде, эшмәкәр Дамир Шәрәфетдинов техника белән ярдәм итә. Чүтидәге имам Рәшит Вильданов та матди ярдәм күрсәтте, чиркәү төзелеше белән даими кызыксынып тора. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиа­лы директоры Рифкать Басыйров та мөрәҗәгать иткән саен ярдәменнән калдырмый.
    Авылларыбыздагы мәчетләрдә азан тавышы яңгырый, православ объектлар - чиркәү, часовнялар ишек­ләре ачык. Хәзерге вакытта Олы Кайбыч авылындагы мәчеттә дә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Аны төзекләндерүдә матди ярдәм күрсәтүчеләрнең исемлеген газетабыз битләрендә биреп барабыз. Игътибар иткәнсездер, исемлектә төрле милләт һәм дин вәкилләре бар. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин болай диде:
    - Диннәребез төрле булса да, Аллаһы Тәгалә бер. Бүген мәчеткә православларның да акчалата ярдәм күрсәтүе мактауга лаек күренеш. Халык­лар дуслыгы алга таба да дәвамлы, күгебез гел аяз булсын.
    Безнең районда татарлар, руслар, чувашлар, башка милләт вәкилләре бердәм булып гомер кичерә. Әйе, без төрле, ә Ватаныбыз уртак, Россия дигән зур илдә яшибез.
    Патриарх Татарстанның мөһим миссия үтәвенә һәм аның милләтара, конфессия­ара дуслык, халыклар бердәмлеге территориясенә әйләнүен билгеләп узды. Безнең рес­публика һәрвакыт барлык милләт халыклары белән дустанә яшәүнең матур үрнәге булып торды. Милләтара һәм конфессияара дуслыкның күп гасырлык тәҗрибәсе, халыклар дуслыгы, бер-береңнең диненә, мәдәниятенә хөрмәт - республиканың бүгенге үсешенең төп нигезе. Әллә ничә гасырлык мәдәни һәм рухи мираска сак караш, традициягә әйләнгән әхлакый кыйммәтләр - Татарстан характерында. Респуб­лика гасыр­лар дәвамында төрле милләтләрнең күпмилләтле йорты кебек үсте. Татарстанда мөселман һәм христиан мәдәнияте хәзинәләре, матур архитектур корылмалар, дин тотучылар өчен изге урыннар бар. Чиркәү һәм мәчетләрне торгызу - хакимиятнең аерым игътибар үзәгендә. 1932 елда юкка чыгарылган Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу Болгар ислам академиясен төзү белән бергә алып барыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елның 4 ноябрендә шул хактагы Указга кул куйган иде. Бу мөселман һәм православ христианнары диненә тигез караш булуын дәлилли.
    Татарстан милли фестиваль һәм бәйрәмнәргә нигез салган төбәкләрнең берсе булды. Казандагы балалар бакчалары икетеллелек буенча Россиядә иң яхшылары дип табылды. Бу һәм башка мисаллар һәр халыкның милли үзаңын билгеләү, Татарстандагы барлык халыкларның мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча республикабызда тудырылган шартлар турында сөйли.
    Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова хәбәр иткәнчә, кайбычлылар Болгар
    ислам академиясе төзелешенә 487339, 81 сум, Казан Изге Ана иконасы соборы төзелешенә 98949,83 сум, "Яңарыш" тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондына 1250 сум акча күчергән. Бу изге эш дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: