Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычтагы территориаль сайлау комиссиясе секретаре Исламия Нигъмәтуллина Мактау кәгазе белән бүләкләнде

    Кайбычтагы территораль сайлау комиссиясе секретаре Исламия Нигъмәтуллина республикада сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

    Исламия ханымга әлеге бүләкне 18 ноябрьдә Казанда тапшырдылар. Бу көнне анда территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрделәр. Киңәшмәдә бишенче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга йомгак ясалды.

    - Утырышта сайлауларда аеруча нәтиҗәле эшләүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында булуыма бик сөендем. Кайбычта сайлауларның оешкан төстә узуы безнең хезмәткә - секретарьларга да бәйле. Чөнки бөтен документация эше бездә, бу - төгәллек, җаваплылык, белем таләп итә. Барысын да сайлау турындагы законнарга туры китереп эшләргә кирәк, - диде Исламия ханым.

    Сайлау өлкәсендә тәҗрибәсе зур Исламия аның. Мәктәпне тәмамлагач ук участок сайлау комиссиясе әгъзасы булган. Ә инде 1981 елда Казахстанның Тургай өлкәсендә икътисадчы булып эшли башлый. Эшкә урнашкан елны ук аны участоктагы сайлау комиссиясенә алалар. 2006 елдан - Кайбычтагы территориаль сайлау комиссиясе секретаре.

    "Бу эшне яратып башкарасызмы?" - дип сорыйм Исламия ханымнан.

    - Мин үзем республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы 22нче бүлеге мөдире булып эшлим. Ә сайлауда секретарь булу җәмәгатьчелек эше кебек. Икесендә дә эш күп, шуңа да сайлаулар вакытында эш урынында төнге сәгатьләргә кадәр утырган чаклар күп була. Әмма зарланмыйм, сайлаулар һәркөнне булып тормый бит. Ә яратмаган эшне җиренә җиткереп башкарып булмый, - дип җавап бирде ул.

    Федоровскоедагы һәм Олы Урсактагы участок сайлау комиссияләре рәисләре Дано Гыйсмәтуллина белән Рамил Нуриев исә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатларына лаек булды. Бүләк аларга районда тантаналы төстә тапшырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: