Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычтан Дан орденнарының тулы кавалеры Василий Платоновның исеме нигә онытыла язган?

    Аның гомере озын булмаган. 1923 елны туган, 19 яшендә, ягъни 1942 елны сугышка киткән, 1946 елда исән-сау туган ягына әйләнеп кайткан. 1967 елда вафат булган. Бу якты дөньяда нибары 44 ел яшәп калган Василий солдат. Ә исеме - әле дә халык телендә.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына чираттагы язмамны Кайбычтан әзерләрмен дип алдан ук ниятләп куйган идем. Чөнки муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев якташым, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин турында язмамны укыган булып, телефоннан миңа: "Бездә дә, герой исеме алмаса да, герой булырлык һәм бик тә гыйбрәтле язмышлы кеше бар", - дигән иде. Ул - Дан орденнарының тулы кавалеры Василий Романович Платонов икән. Солдатның туган авылына барганда Рәмис мине идеологик яктан әзерли дә башлады: "Татарстанда Дан орденының өчесен дә алганнар - 48 кеше, шуларның дүртесе Кайбыч төбәгеннән", - диде. Үзе: "Ни әйтер бу?" - дигән сыман миңа карап ала. Ни әйтим, гаҗәп хәл инде бу.

    Районның Надеждино авылы мәктәбенә Василий Платонов исемен биргәннәр. Без килешкә мәктәпкә Василий Романовичның кызлары Надежда Стеклова, Мария Петухованы һәм оныклары Татьяна Ширяева белән Сергей Петуховны да чакырып куйганнар. Алар белән шактый гәпләшеп утырганнан соң Василий солдатның образы күпмедер дәрәҗәдә җанланды шикелле. Күпмедер дәрәҗәдә генә шул, чөнки солдат 90 нчы елларга хәтле ни сәбәпледер онытылып торган. Рәмис Хәялиев сөйләвенчә, Василий фронттан исемле пистолет белән кайткан. "Сугыштан соң батырлар күбәйде" дигән сымак, фронтовиклар мәҗлесләрдә үзләренең батырлыклары белән мактана торган булган. Шундый мәҗлесләрнең берсендә Василий түзеп тормаган: "Ярар, җитте сезгә, кемнең ничек сугышканын беләм мин", - дип, пистолетыннан һавага аткан, имеш. Шуннан соң егетне "органнар"га чакырып "иләгәннәр", эштән алганнар. Ә бит 23 яшьлек егетне сугыштан кайтуга колхоз рәисе итеп куйган булганнар. Рәмистән бу хәлләрне ишеткәч, кызлары да аптырап калдылар һәм икенче бер фараз сөйләделәр.

    Бүре аткан өчен эштән алганнар

    Әйе, чыннан да, исемле пистолеты булган Василийның, тик кем исеменнән бирелгәне генә мәгълүм түгел. Пистолеттан атуы да хак, тик мәҗлестә түгел. Хикмәт шунда: сугыштан соң бүреләр саны артты бит, Василий яшәгән авыл тирәсендә дә еш күренә башлаган алар. Көннәрдән бер көнне бер авыл агае: "Вася, бу явызлар бөтен сарыкларны буып бетерәчәк бит, әнә теге тау буенда көн саен бер бүре йөри, синең ярдәмсез аннан котылып булмас", - ди. Василий теге бүрене тәки үтерә бит. Әле пистолеттан атып диген! Моның өчен ерткычка ким дигәндә 50 метр якын килергә кирәк. Күрәсең, Василийга разведчик булуы ярдәм иткәндер.

    Ерткычтан коткарган өчен авыл халкы аңа рәхмәт укый, ә Краснов фамилияле берәү, шулай ук фронтовик, Василий өстеннән милициягә һәм НКВДга донос яза. Ягъни бүрегә аткан кеше кешеләргә дә атарга мөмкин. НКВД хезмәткәрләре егетнең пистолетын алып калалар. Эштән алулары да дөрес. "Председательлектән киткәч, әти үлгәнче ат караучы булып эшләде", - диделәр кызлары.

    - Ни өчен фронтовик, фронтовик өстеннән донос язган икән? Бер дә ышанасы килми, - дим.

    - Бәлки, көнләшкәндер. Әти озын, төз гәүдәле, дулкынланып торган кара чәчле бик матур кеше иде. Бәлки, председатель итеп куелуы да кайберәүләргә ошамагандыр, - ди кызлары.

    Василий турында тагын нинди сүзләр таралгандыр - анысы билгесез. Әмма донос үз эшен эшли: җитәкчелек Василийга шикләнеп карый. Юк, тормыш юлына рәсми рәвештә киртә куелмый, бернинди тыюлар кулланмыйлар үзе, әмма герой буларак олыламыйлар да. Шунысы да гаҗәп: Дан орденының тулы кавалерлары турында 1986 елны чыккан китапка Василий Платонов кертелмәгән. "Бары тик Кайбыч, Апастан аерылып чыгып, мөстәкыйль район булгач кына, без районыбыз батырларын яңадан барларга керештек, Василийның исемен яңадан халыкка кайтардык", - диде Рәмис Хәялиев. Үзе укыган Надеждино мәктәбенә Василий Платонов исеме бирелә. Ә туган авылы Кичкеево зиратындагы каберенә рәсеме уелып ясалган мәрмәр таш куела.

    Икенче тапкыр туган солдат

    Мәктәп укучылары, Василийның кыз-оныклары герой язмышы турында шактый гыйбрәт сөйләделәр. 5 класс белем алгач, Василий колхозда эшли башлаган. Яшьтәшләреннән шактый зур гәүдәле булганга, ирләр арасына тиз кереп киткән.

    Хәтта трактор да биргәннәр үзенә. Донбасс шахталарында да эшләп кайтырга өлгергән. Гаилә ярлы, әти-әнигә булышырга кирәк бит. 1942 елны 19 яше дә тулмаган егетне армиягә алалар. Җәй уртасында әнисенә "похоронка" килә. Анда Василий Романович Платоновның фашистларга каршы батырларча сугышуы һәм Сталинград тирәсендә һәлак булуы, шул шәһәрдә җирләнүе турында язылган була. Озак та үтми, әнисе Варвара Сеничкинага тагын бер кайгы кәгазе килә: ире Платонов Роман Николаевич та һәлак булган. Варвара Алексеевна шундый ике зур кайгыны ничекләр генә күтәрә алгандыр - башка сыймый.

    Василий исә, каты яраланып, 8 ай буе Иркутск шәһәрендәге госпитальдә дәвалана. Инде терелгәч тә өенә кайтып килергә рөхсәт бирмиләр. Василий утырган хәрби эшелон алгы сызыкка юл тота. Шунысы сәер: Василийның һәлак булуы турында Хәтер китабында да язылган. Димәк, аны сугыш бетеп шактый озак еллар узгач та һаман үлгәнгә санап йөргәннәр.

    Бер ел эчендә -

    өч орден

    Василий Платонов 3нче Украина фронтының 266 нчы укчы полкында разведчик булып хезмәт итә башлый. Озакламый аны разведка взводы командиры итеп билгелиләр. Сугышчан юлы турындагы мәгълүматлар шактый ук саран. 1944 елның 4 апрелендә разведчиклар Украинаның Одесса өлкәсе Иваново районы (элек - Баланино) тирәсендә дошман тылына үтеп кереп, "тел"не кулга төшерәләр. Кызганычка каршы, немецлар разведчикларны күреп ала һәм эзәрлекли башлый. Ә "тел"не ничек булса да штабка алып кайтып тапшырырга кирәк. Василий иптәшләренә: "Сез кайта торыгыз, фашистларны үзем тоткарлармын. Артыгыздан куып җитәрмен әле", - ди. Берничә гитлерчыны юк итә Василий, калганнары, күрәсең, шүрләп калып, эзәрлекләүне туктата. Шушы сугышчан задание өчен В.Платонов III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Шул ук елның 21 июлендә сержант Платонов командалык иткән взвод Влодава (Польша) шәһәре янында Буг елгасын беренчеләрдән булып кичеп чыга, дошман траншеяларына бәреп кереп, пулемет расчетын, дистәләгән фашистны юк итә һәм безнең гаскәрләргә елганы кичү мөмкинлеге тудыра. 18 августта Василийга II дәрәҗә Дан ордены тапшыралар. Ә I дәрәҗә Дан орденына 1945 елның мартында лаек була ул.

    Совет гаскәрләре шул ук Польша җирен фашистлардан чистарту буенча сугышлар алып баралар. Варшавадан ерак түгел Геленувек дигән торак пункт янындагы дошман траншеяларына беренче булып бәреп керүче янә безнең героебыз Василий була. Берүзе дзотны шартлата, ике пулемет ноктасын, дистәләгән гитлерчыны юк итә. Әле дүрт фашистны әсирлеккә дә ала ул. Украинадагы вакыйгалар уңаеннан, бүген "Польшаны Украина гаскәрләре азат итте" дигән сүзләр тарала башлады. Сугыш тарихын үзләренчә язарга омтылучылар Польшаны азат итүдә Кайбыч егете Василий Платонов та катнашканын һәм орденнардан тыш, Польша Хөкүмәтенең 4 сугышчан медаленә лаек булганын белми шул. Шушы орден-медальләр белән кайберәүләрнең чыраена бәрергә иде дә бит!

    Василий солдатның сугышчан юлын әле тулысынча күз алдына китерә алмыйбыз. Кызлары әйтүенчә, ул сугыш турында сөйләргә яратмаган. Бары тик, разведкага баргач, кайчак тәүлек буе муеннан суда басып торырга туры килә иде, дип искә төшергәләгән. Күрәсең, сугыш аның сәламәтлеген нык какшаткан. "Соңгы елларны бик авырды, больницадан башы чыкмады", - дип сөйләде миңа кызлары. Физик газапларга әле рухи газаплар: кимсетү, рәнҗетүләр дә өстәлгән.

    Әмма, кызлары сөйләвенчә, солдат беркайчан да зарланмаган, һәр эшне җиренә җиткереп башкарган, авыл халкына карата бик ярдәмчел булган.

    Рәмис Хәялиев әйтмешли: "Василий Платонов бүгенге буын өчен яңадан туды". Мәктәптә исә инде 10 ел тирәсе һәр сыйныф өчен "батырлык дәресләре" уза, ә батырлык үрнәге итеп, солдат Василий Платонов турында сөйлиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: