Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычтан китмибез!

    Татарстан тиздән эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча дөньякүләм үзәккә әйләнәчәк. "Worldskills Competiton" дөньякүләм чемпионатын кабул итү өчен барган көрәштә Татарстан, Франция һәм Бельгия шәһәрләрен артта калдырып, җиңү яулады.

    Россия эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча дөнья чемпионатын үзендә кабул итә һәм ул 2019 елда Казанда уза. Дүшәмбе көнне халыкара жюри Сан-Паулу шәһәрендә үткәрелгән "Worldskills Competiton" генераль ассамблеясында шундый карарга килде. Татарстан делегациясе белән республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте. Чемпионатны үз территориясендә кабул итү хокукы өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре дә көрәшкән иде. Әмма жюри әгъзаларының күбесе Казан өчен тавыш бирде. Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, сүз дә юк, икътисад үсешенә турыдан-туры бәйләнгән һәм бу республика җитәкчелеге, аның Лидеры Рөстәм Миңнехановның үз алдына куйган иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Татарстан җитәкчелеге, республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән берлектә, эшче һөнәрләрен популярлаштыру, үстерүгә йөз тота. Узган ел Татарстанда биш ресурс үзәге барлыкка килде, быел тагын биш үзәк ачыла. Республикада шундый заманча 25 ресурс үзәге булачак. Көллиятләр һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләр белән бөтенләй башка төрле элемтәләр булдырды.

    - Юк-юк! Өч бүлмәле фатир бирсәләр дә шәһәрдә яшәмәс идек, безгә авылда рәхәт! Гаҗәпләнерсез, әмма язма геройларының уртак фикере әнә шундый. Фатир дигәннән, безнең яшьләрне торак белән тәэмин итүгә районда да зур игътибар бирәләр. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров хәбәр иткәнчә, соңгы биш елда гына да безнең районда авылда яшәүче гражданнарның, яшь гаиләләрнең һәм белгечләрнең торак шартларын яхшырту программасы буенча 81 гаилә йортлы булган.

    Эшче һөнәрен сайлап авылда калган яшьләрнең һәрберсенә менә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек без: «Фатир бирсәләр шәһәргә китәр идегезме?» Җаваплар алда язылганча гаҗәпләнерлек булды.

    Ранис Әбделхәеров - Кече Кайбыч авылы егете. Тугызынчы классны тәмамлаганнан соң, Апас һөнәр училищасына укырга китә. Пешекче булырга уйлый егет! Шәһәрдә төп пешекчеләр ир-атлар булганына гаҗәпләнмибез инде, әмма авылда, егет кешенең мондый һөнәр сайлавы һәм шул юлдан китүе - кыю адым ул!

    - Кеше ни әйтер дип уйламадым, эше барның - ашы бар, дигән үз фикерем бар иде һәм мин үзем теләгән юлны - эшче һөнәрен сайладым. Кечкенәдән ашарга пешерергә яраттым, шуңа киләчәктә пешекче һөнәрен сайладым.

    Икенче классларда укыганда булдымы икән, беренче тапкыр өйдә печенье пешердем, шуннан башланды инде. Пешекче булып эшкә урнашканчы, армиягә барып кайттым. Түбән Новгородта хезмәт итәргә туры килде. Армиядә булганда шуны аңладым, нинди частька эләксәң дә, Татарстанны хөрмәт иткәннәрен сизәсең. Мин моның белән бик горурлана идем.

    - Армиядә дә пешекче булдыңмы?

    - Юк, анда танкист идем. Пешекче булырга тәкъдим иткәннәр иде, ризалашмадым. Армиядә егет ашарга пешереп утырырга тиеш түгел, хезмәт итәргә тиеш. Ватанга хезмәт итеп кайттым, хәзер Олы Кайбычтагы кафеда пешекче булып эшлим. Үзебезнең милли ризыкларны гына түгел, үзбәк кухнясын да үз итәм: пылау, лагман пешерергә яратам. Яңа рецептларны интернеттан өйрәнәм дә, өйдәгеләргә пешереп ашатам. Алар минем беренче дегустаторларым!

    Раниска да шәһәргә китү турындагы сорауны биреп карадык, «юк, - диде егет, - шәһәрдә яшәп карадым инде, андагы чыгымнар безнең өчен түгел, авылда һәр яктан да яхшырак».

    Киләсе геройларыбыз - Кыр Буасы авылы яшьләре. Шундый шат, күңелле алар! Кыр юлларын кичеп, туган ягыбызның матур табигатенә, төзек йортларына, аяз күгенә сокланып бардык без бу авылга. Яшьләрнең кичке савымга җыелган вакыты иде. Яшьлек булган җирдә шаян төртмә сүз, дәрт, өмет, якты хыяллар тоемланмый калмый инде ул! Кулына акшар тулы чиләген, пумаласын тоткан яшь терлекче Людмила Полякова башка хезмәттәшләре белән бергә ферма тирәсен агартып йөри иде.

    - Ун елдан артык терлекчелектә эшлим. Зәңгәр түбәле йорт безнеке, авылда яшәүче яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзеп кергән идек. 2008 елда яңа йортка күчендек. Ирем тракторчы булып эшли. Зарланмыйбыз, ферма бетмәсен, бозаулар исән булсын. Калганына шатланып кына торабыз. Монда безнең кечкенә бозаулар 350 баш, калганнары көтүдә. Бозау караучыларның барысы да яшьләр Шөкер, әле авылда калганмын, кырыйга чыгып китмәгәнмен, авылдан беркая да китәсе килми. Сабантуйларда, терлекчеләр слетында бүләкләп торалар, эшләгән кешенең кадере бар бездә. Өебезне дәүләт биргән миллион сумнан артык акчага өмә белән төзедек. Дәүләт ярдәм итмәсә мондый йортларга кереп утыра алмас идек инде без. Зарланмыйбыз тормышка! Эшкә дә зарланмыйбыз, булсын гына! Өйдә дә мал тотабыз.

    Степан һәм Александра Поляковлар да килеп җитте. Алар фермада гаилә белән эшли. Ике балалары бар. «Зур фатир бирәбез, шәһәргә килегез, дисәләр нишләр идегез?» диюгә яшьләр «юк, юк, кирәкми» дип шау-гөр килергә керештеләр. «Авылда юллар да киң, һавасы да саф, җан да тыныч...» «Рәхәтләнеп атта да чабып була», - дип өстәде берсе. Хуҗалыкта, районда төрле елларда ат чабышында катнашып беренче килгән, зур бүләкләр алган елгыр җайдагы Степан Поляков иде ул.

    Александра мәктәпне тәмамлауга фермада эшли, ике бала үстерәләр. Ә Аида Баринова арада иң яше булып күренсә дә, инде өч бала анасы икән. Ул да горурланып, авыл башындагы бик матур яңа урамда салынып килүче йортын күрсәтте. «Ана» (Гаилә) капиталын кулландык, җитмәгән акчаны хезмәт хакы хисабына дип, җитәкчеләрдән сорап бардык, булыштылар, - ди. Ире комбайнчы булып эшли икән. Кырыкка якын хуҗалыгы булган Кыр Буасы авылында яңа урам өлгереп килүе, яшьләрнең канәгать булып эшләп йөрүләре - авылның өметле киләчәге турында сөйли. Авылда башлангыч мәктәп, кибет, клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар, интернет эшли.

    Ферма мөдире Владимир Блинов та яшьләрнең тырышып эшләүләреннән канәгать. «Шәһәрдә такси, бездә җигүле ат, - ди шаярып, - аның каравы авылда бөкеләр юк», - дип тә өсти. Ферма яннарында да тәртип, безнең сөйләшүгә мөгрәүләре белән кушылып-кушылып алган бозаулар да чиста, кызлар, без сөйләшеп торган арада коймаларны да агартып бетерделәр.

    Эшче һөнәрен сайлаган авыл яшьләре кечкенә авылларыннан аерылмыйча, Кыр Буасында матур итеп яшиләр һәм эшлиләр. Аларның күңелләрендә яшәү дәрте, күзләрендә якты очкыннар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: