Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Казахстан кыры»нда яшьләр эшли

    Федоровское авылыннан ерак түгел урнашкан, халык телендә "Казахстан кыры" дип атап йөртелүче иген басуы комбайннар гөрелтесенә күмелгән.

    - Көзге бодай үскән бу кырда 14 комбайнчы эшли. Игенчеләргә аяз көннең һәр минуты исәптә, егетләр бик тырыша. Егетләр дим, чөнки комбайнда эшләүчеләрнең 80 процентын яшьләр тәшкил итә, - диде безгә баш агроном Илнур Сәлахов, эш барышы белән таныштырып. Яшьләр арасында Казан дәүләт аграр университетындагы механика факультетының өченче курсын тәмамлаган Борындык авылы егете Илназ Юсупов та бар. - Әтием шофер булып эшләгәч, мәктәп елларыннан ук аның янәшәсендә техника янында кайнашып үстем. Шуңа да механика факультетын сайладым. Узган ел җәйге каникул вакытында "КамАЗ" заводының двигательләр җыю цехында эшләдем. Быел менә комбайн штурвалы артына утырдым. Ярдәмчем - Мөрәле авылы егете Самат Тимершин белән 29 июньнән башлап "Класс- Мега" комбайнын ике атна эчедә ремонтлап чыктык, 23 июльдән уракка керештек. Иртәнге сәгать җиденче яртыда без кырда инде. Комбайнның узелларын карап, майлап чыккач, уракка керешәбез. Ә өйгә кичке унынчы яртыларда, караңгы төшкәч, кайтырга чыгабыз. Хезмәттән тәм табып эшлибез, - диде Илназ. Яшь комбайнчылар арасында Олы Урсактан Алмаз Нуриев та бар. Алмаз быел Казандагы Иделбуе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә беренче курсны тәмамлаган. Туган ягы басуларында үскән иген язмышына битараф түгел ул. Шуңа да авылдашы Илһам Кәримов белән комбайнга утырганнар. Илһам үзе Буа ветеринария техникумын тәмамлаган, комбайнда өченче сезонын эшли. Урактан соң үз белгечлеге буенча эшли башларга исәпли яшь белгеч. Игенчеләр арасында яшьләрнең күп булуы куанычлы. Димәк, буыннар алмашы дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: