Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Казан дизайнерлары Кайбычтагы яңа паркны бизәде

    Уйламаган-көтмәгән җирдән парк һәм түгәрәк күл калкып чыкканына әле ияләшеп кенә килә идек. Инде күл тирәсендә чыршылар, миләш агачлары "үсеп" чыккан, хәтта паркта юкә агачлары аллеясы да барлыкка килгән! Декоратив таллар, тирәкләр, ак дерен... Бу хикмәтне тудыручылар - агач утыртучылар Казанның үзеннән үк килгән, ди. Әйдәгез, парк буйлап йөреп, эшчеләрнең...

    Кайбычның яңа ял паркы янында кайчан карасаң да хәрәкәт. Кичләрен яшьләр ял итә, таганнарда бала-чаганың шау-шу килгәнен ишетәсең. Бу көннәрдә парк­та яңарту эшләре гөрли. Анда кергәндә үк каршыбызга эшлекле кыяфәтле Масум Миначев очрады. Казандагы ландшафт оешмасының баш агрономы ул. Агач утыртучылар, паркны яшелләндерүчеләр белән дә ул идарә итә.
    - Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 нче ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Ә быелгысы - Татарстанда Су саклау зоналары елы. Шул уңайдан, республикада ял итүнең яшел зоналарын үзгәртеп кору буенча төрле проектлар чынга ашырыла. Кайбычка килгәнче Лаеш, Зәй, Яңа Чишмәдәге паркларны яшелләндердек. Сезнең паркта без тугыз кеше дүрт көн эчендә меңнән артык үсенте утырттык. Ял урынын хәзер нарат, чыр­шы, өрәңге, юкә агачлары, төрле куаклар, чәчәкләр бизиячәк. Үсентеләрне Казаннан үзебезнең питомниктан да алдык, кайбер агачларны Кайбыч урманчылыгыннан да сорадык, - диде агроном.
    - Күл тирәли утыртылган чыршы агачлары биг­рәк зур күренә. Алар тиз генә тамыр җибәреп үсеп китә алырмы икән?
    - Әйе, агачларны җирдән аерып алганда тамырлары күп киселә. Алар яңа җирдә үсеп китсен өчен көн саен бик күп су сибәргә, кышка кергәнче бу үсентеләрне кайгыртып, дымландырып торырга кирәк. Аннан кар эреп беткәч, апрель-май айларында да күп итеп су сибү мөһим. Әнә, юл буена утырткан тирәкләрнең, тиешенчә дым алмагач, яфраклары кибә башлаган иде. Аларга хәзер әйбәт итеп су җибәрделәр, үсеп китәргә тиешләр.
    Яңа утыртылган үсентеләр янында ландшафт дизайнеры Ирина Федорова мәш килеп йөри. Кая нинди агач, чәчәк утыртылса күркәм булачак, барысы турында да махсус уйларга, паркны бербөтен итеп күз алдына да китерергә кирәк бит әле. Болар барысы да ландшафт дизайнеры планы белән хәл ителә.
    - Безгә паркның дизайнын өр-яңадан уйлап табарга туры килмәде. Парк проектына өстәмәләр кертеп кенә эшләдек. Ял зонасы, яңа өйләнешүчеләр өчен тимердән агач коеп кую каралган, чишмәгә алып бара торган юл, каршыда зур гына балалар мәйданчыгы булачак. Ял зонасындагы утыргычта әниләр балаларын күзәтә алачак, - дип парктагы үзгәрешләр белән таныштырды Ирина Федорова.
    - Безнең бу парк - юктан бар булган ял зонасы. Парк­ның проектын төзегәндә җирлекнең үзенчәлекләре искә алындымы?
    - Әлбәттә! Монда сазлык­лы җир булганын яхшы беләбез, шуңа проектны төзегәндә шактый уйланырга туры килде. Утырткан, төзегән әйберләребез убылмасын өчен кая өстәмә туфрак кертәбез, кая рәт-рәт агачлар утыртабыз.
    - Әлеге паркның киләчәктә бөтен район халкының ял урынына әйләнгән яшел зона булачагына барыбыз­ да ышана. Белгеч буларак, сез дә бу фикер белән килешәсездер бит?
    - Безнең тырышлык белән 252 куак, 697 чәчәк, 125 төп агач утыртылды, сукмаклар салынды. Барысы да сезнең аларны ничек кайгыртуга бәйле. Паркның яшеллеге, үсеше бер кеше кулында гына була алмый, моны бөтен район белән башкарыр­га кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: