Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Казанда узган мөселман лидерлар мәктәбендә Кайбыч активистлары да катнашты

    Лидер нинди булырга тиеш? Актив, тырыш, белемле, ә бәлки ышанычлы һәм җаваплыдыр? Ә мөселман лидеры нинди сыйфатларга ия? Менә бу сорауларга җавапны Казанда үткәрелгән мөселман лидерлар мәктәбендә табып була иде. "Мәхәллә 2.1." дип аталган әлеге мәктәп инде икенче тапкыр оештырыла. Быел ул 19-23 ноябрь көннәрендә үтте. Әлеге чара Татарстанның Диния...

    "Мәхәллә 2.1" проекты республикабызның төрле район­нарында яшәүче яшьләрне берләштерде. Анда Кайбыч районыннан да вәкилләр бар иде. Идел буе, Төньяк Кавказ төбәкләреннән, Мәскәү шәһәреннән дә катнашучылар килде.
    Биш көн дәвамында үткәрелгән әлеге проект төрле кызыклы очрашуларга бай булды. Русия Ислам университеты һәм илебезнең башка төбәкләреннән килгән мөгаллимнәрнең дәресләре кызыклы үтте. Алар исламга кагылышлы сорауларга җавап бирде, социаль проектларны чынга ашырырга өйрәтте. Йосыф хәзрәт Дәүләтшин да үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Тренинг­ һәм мастер-класслар катнашучыларга аеруча ошады. Үз алдыңа дөрес итеп максат куярга өйрәнү, сәхнәдә, кеше арасында чыгыш ясау, видеолар төшерү серләренә төшенде алар. Дин әһелләре Әлбир хәзрәт Крганов, Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашулар да хәтердә озак сакланачак. Алар яшь лидерларга уңышлар теләде, күпсанлы сорауларга да җавап бирделәр.
    Катнашучыларның күңелендә аеруча җылы хисләр калдырган тагын бер чара - ул "Ярдәм" мәчете белән танышу булды. Мәчет үзенең зурлыгы, функциональ булуы белән гаҗәпләндерде. "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге башка төбәкләргә үрнәк булырлык зур эш башкара. Биредә мөмкинлекләре чик­ле булган, физик һәм рухи тернәкләндерүгә мохтаҗ кешеләр Луи Брайль системасы ярдәмендә укырга һәм язарга, төрле һөнәрләргә өйрәнә, компьютерны үзләштерә. Мәчет җитәкчелеге, инвалидлар уңайлы шартларда белем алсын өчен, бар чыгымнарны үзенә алган. Шулай ук әлеге мәчеттә Луи Брайль системасында мөселман китап­лары нәшер ителә. "Ярдәм" үзәге хезмәткәрләре башка мөһим социаль юнәлешләр буенча да эш алып бара. Мәсәлән, церебраль паралич диагнозы куелган балалар белән укулар оештыра, начар ишетүчеләр дә әлеге мәчеттә белем ала, якшәмбе мәктәбе дә уңышлы эшләп килә. Якын арада анда ишетмәүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен уку курс­лары башлана. Әлеге авырулар ярдәмгә, игътибарга бик тә мохтаҗ. Күп очракта, күрә, ишетә дә алмаган кешеләр япа-ялгыз кала. Якты дөнья белән элемтәдә булу аларга бик тә авыр.
    Сукырларның кул эшләре, 5-6 яшьлек сукыр балаларның Коръәнне яттан белүе берәүне дә битараф калдыр­мады. Чик төбәкләрдән килүче яшь лидерлар әлеге мәчетнең эшчәнлегенә сокланып, үз төбәкләрендә дә шундый проектлар булдыру теләге белән илһамланды.
    Дәресләрдән соң лидерлар мәктәбе укучылары "Кол Шәриф", "Кабан арты" мәчете, Русия Ислам университетларына да кунак булдылар.
    "Мәхәллә 2.1." лидерлар мәктәбе "Илаһи моң" фестивале белән тәмамланды. Әлеге фестиваль барышында дини җырлар, мөнәҗәтләр, җанлы музыка ишетү мөмкинлеге бар иде. "Сорнай", "Бәрәкәт" ансамбльләре, Базарбай, Гөлзада чыгышлары күңелләргә хуш килде. Шулай ук тиздән динебез турында экраннарга чыгачак күп серияле фильмның трейлеры да күрсәтелде. Аны төшерү өчен Мәскәү каласыннан махсус режиссер чакырылган булган.
    Мөселман лидеры белемле дә, тырыш, гадел, ышанычлы да, башкаларга үрнәк тә булырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: