Кече Кайбыч кызының төрек егетенә кияүгә чыгуы турындагы гаҗәеп мәхәббәт тарихы
Кызы Ясминә белән бергә кайчан да булса барыбер Төркиягә китәчәген белеп яши Кадрия. Казанда никахлашкан ире Эсер янына. Югыйсә, менә җиденче елын инде – Ясминәләре туганнан бирле гел әллә нигә бер генә күрешеп яшиләр, күбрәк интернет аша аралашалар.
Кызга исемне әтисе сайлый, аларда Ясмин исеме популяр икән. Кадрия исә безнеңчә, Ясминә булсын ди. Алар Кече Кайбычта яши, ә әтиләре Төркиядә. Айга түгел, ярты елга бер генә күрешү өчен дә ара ерак. Аның каравы, авылга чит илдән посылкалар еш килә. Җиде ел элек Кече Кайбычка өч атнага үзе дә кайта Эсер. Тагын әллә ничә кайта әле ул хатыны авылына. Бездәге матурлыкны күреп, сез җәннәттә яшисез, дигән. Каен себеркесе белән мунча керү аның өчен зур яңалык була. Ә безнекеләр, киресенчә, Төркиягә баргач, андагы матурлыкка сокланып кайта. Кадрия авылы клубында эшли, концертларда еш җырлый. Былтыр Кадрияне "югалттык", күренми башлады. Соңыннан, инстаграммга куелган фотолары аша гына аның Төркия килене булуын белдек. Хәзер инде ул Кадрия Әхтәриева-Сойтекин. Ә инстаграммга көн дә Төркиядәге тормышы турында фотолар куеп бара: әнә өчәүләп диңгез буенда йөриләр, бу фотода кибеттә йөриләр, ә монысында Ясминә классташлары белән, Кадрия пешергән төрек ашлары... Җәй башлангач, ул интернетка самолетка алынган ике билет фотосын куйды, димәк, Кайбычка кайта. Кунакка!
Кадрия кызы белән июньдә Сабантуй алдыннан кайтып төште. Санаулы көннәр тиз уза, 12 августта алар кабат Төркиягә очалар. Кайбычта чагында безнең арада эшләп йөргән Кадрия белән очрашып, аларның мәхәббәт тарихы, чит илдәге тормышы турында сезгә дә сөйләргә булдык, хөрмәтле укучыларыбыз.
– Без Эсер белән Казанда таныштык. Минем кибеттә эшләгән чагым. Ул вакытта "Туган авылым" комплексындагы ачык мәйданда һәр җомга саен дискотека була иде. Җай чыккан саен, иптәш кызым белән шунда барабыз. Бер егетнең гел миңа каравын сиздем, минем дә аңа күзем төште. Өч атна шулай күзләр белән генә "сөйләштек" без. Ә берсендә миңа берәү русча килеп эндәште дә, сезнең белән танышырга телиләр, үзе ояла дип, шул егет янына алып китте. Төркия егете булып чыкты ул, ни татарча, ни русча белми, ә мин төрекчә. Дусты тәрҗемәче булды. Шулай аның ярдәме белән сөйләштек тә, мине тукталышка кадәр озатып куйдылар.Икенче көнне, кибеттән эштән чыгуыма, төрек егете мине зур букет белән каршы алды. Эшләгән кибетемне күрсәткән идем шул, дискотека урынына якын иде ул. Казанга төзелешкә килгән 23 яшьлек Эсер булып чыкты ул. Гашыйк җаннар ничек тә аңлаша икән. Мәхәббәткә тылмач кирәкми диюләре дә хак. Ярты ел очрашып йөргәч, мәчеттә никах укыттык. Татарча-төрекчә сүзлек аша телләрен бераз чамалый башладым.Күп сүзләребез охшаш булып чыкты.
Кайсы ягы белән охшадымы ул миңа? Сабырлыгы белән!
– Кадрия, чит илдән эшкә килүчеләрнең никах укытып, аннан үз хатыны янына кайтып китү очраклары да бар бит. Син курыкмадыңмы?
– Юк, никтер ышандым мин аңа. "Минем балаларымның әнисе бер генә булачак. Әтием дә бергә генә өйләнгән!" Менә шушы сүзләре белән ышандырды мине Эсер. Аннары ул кайтып китте, армиядә хезмәт итте, укырга керде. Ясминәне Олы Кайбычта таптым, кызын күрергә әтисе дә кайтты. Җиде айлык чагында Төркиягә кунакка бардык. Аның әти-әнисе, туганнары безне бик яратып кабул итте. Эсер белән бер-беребезне җиде ел буена көттек. Кара диңгез буендагы Трабзон шәһәрендә яшиләр. 2017 елда без ирем янына күчендек һәм бу гамәлемә бер дә үкенмим. Әти-әниләрдән аерым торабыз, кунакка йөрешәбез. Ирем төзелештә эшли, үзем көне буе өйдә, төрек кухнясын өйрәнәм, татар ризыкларын да еш пешерәм. Алар җиләк-җимеш, яшелчәгә күбрәк өстенлек бирә.
Ясминә беренче классны бишле билгеләренә генә тәмамлады. Ул төрек телен өч ай эчендә өйрәнде. Телне өйрәнүдә урамдагы дус кызларының да йогынтысы зур булды. Мәктәптә төрле милләт балалары дус-тату булып белем ала.
Яшермим, башта бик сагындым. Өч-дүрт айдан соң, интернеттан, безнең илдән килеп, шәһәребездә яшәүче кешеләрнең «Россияне в Трабзоне» дигән төркемен эзләп таптым. Шулай итеп, Казан, Балык Бистәсе районы, Башкортостан кызлары белән аралаша башладым. Айга бер булса да очрашып, туган якларны искә төшерәбез, үз телебездә рәхәтләнеп аралашабыз. Телебез шундый матур безнең. Гражданлык алгач, киләчәктә, бәлки, безне берләштерүче берәр эш ачып җибәрермен.
– Кадрия, беләм инде, сизәм, күңелең барыбер туган ягыңда. Чөнки «Кайбыч таңнары» сайтындагы мәкаләләргә көндә лайклар куясың, фикереңне дә язып калдырасың. Ә беркөнне Вконтактедагы битеңдә мондый язмаң пәйда булды: Кече Кайбыч, сине сагынып кайтам киткән эзләрдән, еллар үтте, тик без генә бераз гына үзгәргән... Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар! Авыл көне якынлаша. Ул 28 июльдә уза. Бу матур бәйрәмне берегез дә калдырмагыз. Эштән сорап булса да, кайтыгыз.Бәйрәмебез бик күңелле булачак! Зинһар өчен, килегез! Димәк, сагынасың!
– Мине Кайбыч белән район газетасы сайты бәйли. Туган ягымдагы бөтен яңалыкларны сайт аша укып барам. Авыл көнен дә матур итеп уздырдык.Чит якларга китеп тормыш итәрмен дип беркайчан да уйламаган идем.
Читтә йөргән чакта сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә.
Зәңгәр таңлы,биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Чит илдә яшәсәм дә, күңелем гел туган илдә. Кеше ерак юлларга чыкса, озаграк авылына, туган шәһәренә кайтмый торса, йорт-нигезен, урамын, туган-тумачасын, күршесен бик нык сагына башлый. Мин дә нәкъ шулай.Әниемне, энеләремне, туганнарымны,бөтенегезне дә сагынам. Бакчабыздагы алма агачына кадәр сагындым. Чит якларда яшәп ятулары башта бик авыр булды. Табигате белән. Чит җирләрдә язы, кышы, җәе дә, көзе дә башка шул. Үзебезнең ел фасылларына бер ни тормый инде. Шыгырдап торган ак кар, кышның исе, алтын яфраклы көз, язның чут- чут итеп сайраган сандугачлары сагындыра. Читтә беркемне белмисең, беркемне танымыйсың. Сагынган чакларымда тормыш иптәшем гел терәк булды. Миңа сагынып саргаеп утырырга ирек бирмәде. Төркия халкы ярдәмчел, булышырга гына торалар. Берәр урамны сорасаң, сине шул урынга кадәр озатып куярга да мөмкиннәр. Язмышым, эчәсе суларым шунда булган инде, күрәсең. Төркияне сагындым инде. Анда мине гомерлек ярым, газиз балабызның әтисе көтә.
Никахлар күктә укыла диләр. Кадриянең дә Төркия килене булып китүе, димәк, очраклылык кына түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев