Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбычта район буенча җиденче модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

    Кече Кайбыч авылында күптән көтелгән тантана булды: модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге пункт "Татарстанда 2012-2016 елларда беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика программасы буенча төзелде.

    Ерактан ук ачык кызгылт сары төсе белән балкып утыручы модульле пунктны ачу тантанасына авылның олысы-кечесе җыелган иде. Бу аңлашыла да, халык өчен бик тә кирәкле объект ачыла бит, чөнки сәламәтлек барыннан да кадерлерәк. Ә шатлыкларын уртаклашырга килгән кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгышында бу авылның көннән-көн матурлана баруына басым ясады:
    - Бүген Кече Кайбыч авылы халкы өчен сөенечле вакыйга. Бу - безнең районда иске, бернинди дә шартлары булмаган пункт­ларга алмашка төзелгән җиденче модульле пункт. Халык сәламәтлеген кайгыртып, үз авылыңда медицина ярдәме күрсәтүне күздә тотып кабул ителгән программасы өчен без Татарстан Президентына тирән рәхмәтлебез, - диде ул. - Ә Кече Кайбыч көннән-көн төзекләнә бара. Сездә бөтен урамнарда да юллар бар. Яхшы итеп ремонтланган клубыгыз да бүген ачыла, өр-яңа балалар бакчасы -мәктәп комплексы да күпләр көнләшерлек, өйләрдә газ яна, урамнар төнлә дә яктыртыла, пенсия­ләрне вакытында бирәләр. Мәчетегездән азан яңгырый. Кыскасы, шатланып кына яшәргә кирәк. Социаль программалар 2017 елда да дәвам итәчәк. Ә бу пунктка авырып түгел, профилактик максатта, ягъни киңәшләр алу өчен ешрак килүегезне, сәламәт булуыгызны телим.
    Район башлыгы шушы ФАПны төзүдәге ярдәме өчен "Зиннуров" КФХсы башлыгы Фәрит Зиннуровка Рәхмәт хатын тапшырды.
    Ике тапкыр Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирек Зиннуров сәламәт булуда спортның өлеше зур икәнлеген яхшы белә. Ул да авыл халкына иң җылы теләкләрне җиткерде.
    Районның баш врачы вазифаларын башкаручы Гөлнара Сафиуллина:
    - Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча кабул ителгән республика программасы горурланырлык программа ул. Бу авылда 415 кеше яши, шуның 200дән артыгы пенсия яшендәгеләр, 66сы - унсигез яшькә кадәрге балалар. Былтыр монда бер генә бала туды, быел -ике генә. Мондый пункт ачылгач, балалар туу күрсәткече икеләтә-өчләтә артсын иде. Кеше кайда гына яшәмәсен, шәһәрдәме, авылдамы, ул яхшы тормышта яшәргә лаеклы. Менә шундый эстетик яктан матур, халык өчен кирәкле биналар төзү авылда яшәүне уңайлы итә,- диде.
    Пенсия яшендәге Зөлфәт апа Лотфуллина бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәтен белдерде:
    - Авылыбыз фельдшеры Гүзәлия Сабировага шушы пунктта рәхәтләнеп эшләргә язсын. Ул төннең теләсә кайсы вакытында авырулар янына ярдәмгә ашыгырга әзер.
    Утыз елдан артык халык сәламәтлеге сагында торучы фельдшер үзе дә сүзгә кушылды:
    - Эш урынымда уңай шартлар тудырылуына бик шатланам. Иске пункт утын, ташкүмер ягып җылытыла иде, суны да күрше урамнан ташырга туры килде. Ә хәзер монда су да кертелгән, санузел бар, бүлмәләр электр белән җылытыла, кыс­касы, авыруларга уңайлы булачак. Тиешле медицина җиһазлары да, процедура бүлмәсе дә бар, - диде ул.
    Соңыннан барысы да яңа бина эченә узды һәм андагы уңайлыкларны үз күзләре белән күрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: