Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Мәме авыл җыенында

    Кече Мәме авыл җирлегендә узган җыенга халык азрак килгән иде. Елга бер тапкыр үтә торган бу җыенда, югыйсә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район прокуроры Руслан Заһретдиновка, башка җитәкчеләргә үзеңне борчыган сорауларны бирергә, җирлектә башкарылган эшләр, алга таба ниләр эшләнәчәге турында тулырак белергә мөмкин. Анда нәкъ менә сезнең җирлеккә хас мәсьәләләр...

    Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева үз чыгышын бюджет үтәлеше, үзара салымга кагылышлы мәсьәләләрдән башлап җибәрде.
    - Үзара салым - җирлек әһәмиятендәге проблемаларны уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Аның авылларны төзекләндерүдә файдасы әйтеп бетергесез зур. Чөнки халыктан җыелган һәр сум акчага хөкүмәтебез дүрт сум өстәп бирә. Бездә балигъ булган яшьтәге һәр кешедән 1000 сум, барлыгы 422000 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелды, шуңа дәүләттән 1 миллион 688 мең сум акча өстәлде, нәтиҗәдә, акчабыз 2 миллион 110 мең сумга әйләнде. Әмма арабызда әлегә көнгә кадәр үзара салым акчасын түләмәүчеләр бар. Аларга аны барыбер түләргә туры киләчәк, закон шулай куша, - диде ул.
    Әнә шул акчага Кече Мәмедә, Бортас зиратларын тәртипкә китергәннәр: агачларын кискәннәр, тирә ягын тотып алганнар, зират кирәк-яракларын саклау өчен бина төзеп куйганнар. Бортас авылында сугыш каһарманнарының якты истәлегенә төзелгән һәйкәл дә шул акчага сафка баскан. Узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын яңа һәйкәл янында зурлап үткәрделәр. Малала авылында Имәле елгасы буенда дамба күтәреп куйганнар. Хәзер инде бу авылга кадәр юл кирәк.
    2015 елда Кече Мәме авылы халкы өчен гаять мөһим вакыйга булды - ферма ачылды. Бу авылда кайчандыр фермалар гөрләп эшләп торган, халкы да тырыш, әмма уңганлыклары белән дан тоткан терлекчеләр көннәрдән беркөнне эшсез калган. Узган еллардагы халык җыенында алар бу мәсьәләне кабыргасы белән куйдылар: безгә ферма кирәк! Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сүзендә торды: 2015 ел ахырында ферма эшли башлады. Әнә шулай итеп, өстәмә эш урыннары булдырылды, киләчәктә терлекләр санын тагын да арттырырга җыеналар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мал асраучылар күп. Узган ел халыктан 186 тонна сөт җыелган, 25 тонна ит сатканнар. Бүгенге көндә сөтнең бер литрын 17 сум 60 тиеннән тапшыралар. Хуҗалыкларында 3-4әр сыер асраучылар булса да, гаилә фермасы ачучылар бер дә юк. Югыйсә, монда шартлар җитәрлек, иркен болыннары бар, андый тәвәккәлләргә Хөкүмәт тә ярдәм итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: