Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Мәме авылында ферма ачылды

    Безне кышка алып кереп китә алмады бу декабрь. Итек, бияләйләр әзерләп йөргәндә генә тамчылар тама башлады. Әнә, ферма түбәсендә эленеп торган бер уч кар да тамчылап җиргә коелып бетәргә җыена. Быелгы кышның кары аз булса да, Кече Мәме авылына зур шатлык белән килде ул.

    60-70 елларда төзелгән әлеге терлекчелек биналары кайчандыр дуңгыз фермасы булып хезмәт иткән. Берничә ел элек дуңгыз фермалары бетерелгәч, авыл халкы эшсез калган. Быел менә, яңа күтәрелеш - ноябрь аенда монда сыер фермасы ачылды. Яңа ачылган фермага без барып кергәндә көн кичкә авышып килә иде инде. Көн яктысының санаулы минутлары гына калган чак. Яңа кардада сыерлар йөри, сап-сары салам өемнәре күренеп тора, ферма ишегеннән пар чыга. Безне бу авылның управляющие Василий Ворожейкин каршы алды.
    - Халык җыелышында ферманы торгызу мәсәләсе күтәрелгән иде. Бу фикерне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин күтәреп алды да, эшне ахырына кадәр җиткерергә ярдәм итте. Ферма төзүдә "Ак барс" холдингы да булышты. Бүген монда 12 кеше эшли: каравылчылар, кочегар, ветеринар, терлекчеләр, оператор, сыер савучыларыбыз бар. Ферма мөдире Галина Шейхова эшне бик матур алып бара. Яңа эш урыннары ачылу авылның киләчәгенә дә тәэсир итә бит, без шуңа да сөенәбез, - диде ул.
    Фермадагы эш, савымчылар, кышкылыкка әзерлек турында сөйләшүебезне дәвам итеп, эчкә уздык. Силос исе, чиста итеп себерелгән идәннәр, рәхәт бер эш атмосферасы каршы алды безне монда. Каршыга фермада эшләүче апалар килә иде. Алар белән дә сөйләшеп алырга булдым.
    - Башта күрше районга барып, сыер савучы булып эшләдем, аннан декретка чыктым. Дүрт бала үстерәбез. Олылары инде мәктәптә укый, кечкенәсен балалар бакчасына бирдем дә, үзебезнең авылда ферма ачылуына шатланып, монда эшкә чыктым. Ферма өйгә бик якын, биш минутта килеп җитәм, - дип үз фикерен белдерде Людмила Рыбакова.
    Галина апа Майданова каравылчы булып эшли икән. Тәүлекнең көне дә бар, төне дә бар бит, нинди батыр йөрәкле ханым дип уйлап куйдым мин аны күргәч. «Бернидән дә курыкмыйм, - ди үзе. - Хәзер телефон заманы бит, кирәк булганда кемгә дә шалтыратырга була. Минем сменада (каравылчылар икәү, алмашып эшлиләр - Р.Х.) сыерлар бозауларга ярата. Кирәк булганда ветеринарга шалтыратам. Хатын-кыз көче җитмәгәндә аның ирен дә чакыртып китерәбез».
    Берсен-берсе бүлдереп сөйли-сөйли фермада эшләүче апалар үзләренең эш урыннары белән таныштырып чыктылар. Чиста, якты, җылы ял бүлмәсе, душ, сөт үткәргечләр бар, чиләкләр юарга да җылы су килеп тора. Зур-зур чиләкләр, бидоннар күтәреп йөргән вакытлар артта калган. Элек мондый шартларны чит илдә генә була дип сөйлиләр иде, хәзер алар менә бездә дә бар. "Чисталык үзебезгә бәйле, элек тә ялт иттереп тора идек, хәзер дә матур, якты булганны яратабыз", - ди апалар. Коллектив белән бергәләп биредә Яңа елны бәйрәм итәргә җыеналар икән. Авылда ферманың тергезелүе, яңадан эшкә йөри башлау халәте халыкка күтәренке рух алып килгән. Үзләре ферма белән таныштыралар, үзләре кабат-кабат ике ай ярым дигәндә әлеге ферманы торгызырга ярдәм иткән район башлыгына рәхмәт әйтәләр. Киләчәктә ферманы зурайтырга планлаштыралар. Бозаулар өчен аерым сарай, бозаулата торган бүлекне төзекләндереп бетерәсе бар әле. Терлек саны да күбәер. Килеп эшлим дигән кешегә эш урыннары да бар. Төрле санкцияләр белән исәпләшеп яшәгән чорда, сөт, ит җитештерүне арттыру, заман шартларына туры китереп авыл хуҗалыгының үсешен тәмин итү, әлбәттә, мактаулы эш.
    Язмамның ахырында шуны әйтәсем килә: кайвакыт газета укучыларыбыз белән аралашканда безгә, арттырып, күпертеп язасыз, дигән тәнкыйть ишетергә туры килә. Дөньяны мөмкин кадәр яктылык, матурлык ягыннан күрергә тырышып әллә чыннан да арттырып җибәрәбезме, әллә газетада чыккан мәкаләләрне укыгач, кайберәүләрне көнчелек борчасы чеметеп алгач туган фикерме бу, белмим, әмма авыл фермасы, анда эшләгән кешеләр турында мин әле беренче тапкыр язам һәм мин бу эшемне чын күңелдән шатланып башкардым. Ничә еллар өйдә утырганнан соң, ниһаять авыл кырыенда гына урнашкан фермага эшкә чыгу, әти-әниләренең хезмәт хакы ала башлавы гаилә өчен дә зур сөенеч бит инде ул. Менә шуңа да биредә эшләүче апалар бик бәхетле күренгәндер миңа.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: