Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Мәме авылында яшәүче Мария Куськовага 99 яшь тулды

    Әлеге зур датаны үз акылында, үз аягында каршы алган озын гомерле әбине, һич икеләнмичә, гасыр яшьтәше дип атарга була. Баш-аягы белән эшкә чумган еллары ТАССР чорына туры килә аның.

    Мария Куськованың быел юбилей елы булмаса да, туган көнен зурлап билгеләп үттеләр. Ел саен шулай. Без халык арасында күп йөрибез. Район җитәкчелеге белән котларга баргач, үзләренең туган көне икәнлеген шул көнне генә белүчеләр дә, сирәк булса да, очрый. Йөз яшькә якынлашып килүче әбине күршеләре, туганнары белән бергә район, авыл җирлеге җитәкчелеге дә кайнар котлады, чәчәкләргә күмделәр. Район башлыгы исеменнән котларга килгән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина авылның хөрмәтле кешесенә туган ягын яратып яшәве, аны үстерү өчен армый-талмый эшләве өчен тирән рәхмәтен белдерде, йөз яшен дә шулай бергәләп каршы алырга язсын иде, дигән теләген җиткерде.
    Алты балага гомер бүләк итеп, аларны намуслы итеп тәрбияләп үстергән Мария Куськова турында авылдашлары күбрәк белә. Авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева да аны авылның иң хөрмәтле кешесе дип бәяләде.
    – Мария Константиновна –авыр сугыш елларында Бөек Җиңү хакына көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәне, –диде Елена Николаевна. –Без аны яшьләргә, мәктәп укучыларына үрнәк итеп куябыз. Озын гомерле булуының сере дә аның хезмәт яратуында, гел хәрәкәттә булуында, кешеләргә ачык йөзле булуындадыр, мөгаен.
    Крестьян гаиләсендә туып-үскән авыл кызының яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. 1941 ел уңышын кул белән җыеп алуларын, көлтә бәйләү нормасын үтәү өчен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләүләрен, ул көлтәләрне кул белән суктыруларын, сөялле кулларыннан урак төшмәвен бүгенгедәй хәтерли ул. Тамак­лары ач, өсләренә кияргә юньле киемнәре булмаса да, алар бары бер уй белән янган – фронттагыларга дошманны җиңүдә ярдәм итү. Авыллар, шәһәрләрне тар-мар итүгә юл гына куймасыннар.
    Мария Константиновна Казан-Ульяновск тимер юл төзелешендә дә эшләгән. Бу участокта да авыр хезмәт башкарырга туры килгән. Хатын-кызларга бер өстенлек тә бирелмәгән, ирләр белән тигез эшләп, бар авырлыкны үз җилкәләрендә татыганнар. Эшкә кайда җибәрсәләр, шунда барганнар, сайлану мөмкинлеге булмаган. Көрәк, лом белән эшләүдән куллары суелып чыккан, туйганчы йоклау, авыз тутырып ипи ашау хыялда гына булган. Тимер юл төзелеше вакытында землянкада, палаткаларда, ачык һавада да йоклаганнар, төзелеш таңнан кояш баеганчыга кадәр дәвам иткән. Фронттагыларга тагын да кыенрак булуы турында уйлап, баш та күтәрмичә эшләгәннәр, барысына да түзгәннәр.
    Мария Куськова 1943-1944 елларда Мәскәү өлкәсенә торф чыгарырга җибәрүләрен дә яхшы хәтерли. Кече Мәмедән генә түгел, районның барлык авылларыннан да бик күп хатын-кызны озаталар анда. Урман кисәргә дә йөрткәннәр. Туган авылына яңадан әйләнеп кайткач, сугышта яраланган авылдашына кияүгә чыга. Тормыш иптәше  Алексей  белән алты бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә өчесе генә исән.  «Ана даны», «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен», Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән олы җанлы ана ул.
    –Мин үзем күп балалы гаиләдә туып-үстем. Без дүрт малай, ике кыз идек. Бертуганым – Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов та туган авылыбызда яши. Зур нәселебез гомер-гомергә дус-тату яшәде. Туганлык хисләре  көчле бездә, – диде Мария Константиновна. – Авыр чаклар инде күптән артта калды. Тормышымда бәхетле мизгелләр дә күп булды. Бүгенгедәй рәхәт көннәрне күрә алуым белән дә бәхетле мин. Кибет тулы ризык, шкаф тулы кием, өем җылы. Онык-оныкчыкларымны күрү бәхетенә дә ирештем, –ди әби.
    Булганына шөкер итеп, илгә-көнгә тынычлык теләп яшәүче сугыш чоры кешеләре белән аралашкан саен тормышның кадерен ныграк аңлыйсың.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: